22 июнь безнең илдә “Хәтер һәм кайгы көне” буларак билгеләп үтелә. Бу– безнең өчен Бөек Ватан сугышы башланган көн. Икенче бөтендөнья сугышының иң канкойгыч алышлары нәкъ шушы көннән башлана дип әйтергә була. Чөнки СССР дәүләтенә кадәр кайбер Көнбатыш илләре Гитлер Германиясенә каршы ике атна да каршы тора алмыйлар. Ә күпмилләтле Совет халкына 4 ел, ягъни 1418 көн һәм төн көрәшергә, миллионнарча корбаннар исәбенә җиңү яуларга туры килә. Икенче бөтендөнья сугышы (1939 елның 1 сентябре – 1945 елның 2 сентябре) – ике иң зур хәрби-сәяси көч арасындагы сугыш. Хәрби хәрәкәтләр барлык континентларда һәм дүрт океанда алып барыла. Сугышта якынча 70 миллион кеше һәлак була. Шуларның 27 миллионы – СССР дәүләте кешеләре.
Икенче дөнья сугышы 1939нчы елның 1 сентябрендә Германиянең Польшага һөҗүм итүе белән башлана. 3 сентябрь көнне Бөек Британия һәм Франция Германиягә сугыш игълан итә. 1940 елның апрель һәм май айларында Германия гаскәрләре – Дания, Норвегия, Белгия, Нидерланд, Люксембург, июнь аенда Францияне басып алалар. 1940нчы елның июнь азагында – алар Литва, Латвия, Эстония һәм Румыниянең көнчыгыш төбәкләрен басып ала. 1940нчы елның 10 июлендә Германияне яклап Италия сугышка керә.1941нче елның апрелендә Германия Греция һәм Югославиядә сугыш башлый. Германиянең союздашы булган Япония Кытайның көньяк төбәкләрен һәм Һиндкытайның төньяк өлешен оккупацияли.
1941нче елның 22 июнендә фашистлар Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә. Илдә Бөек Ватан сугышы башлана. 1941-1942нче елларда Гитлерга каршы коалициянең нигезе оеша. Бу төркемгә СССР, Бөек Британия һәм Америка Кушма Штатлары берләшә. Кызыл Армиянең Мәскәү янында (1941), Сталинград (1942-1943), Курск (1943) һәм Днепр елгасы (1943) ярларындагы җиңүләре белән икенче дөнья сугышының борылышы билгеләнә. 1943нче елның июлендә, Италиянең фашист режимы җимерелеп, илгә башка җитәкчелек килгәч, Италия Германиягә каршы көрәшә башлый. Күп тә үтми Германия Италияне басып ала. 1944нче елның июнендә, икенче фронт ачып, Нормандиягә керәләр.
1944-1945 елларда Совет гаскәрләре Үзәк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа илләрен азат итә. 1945 елның апрелендә союздаш гаскәрләре Төньяк Италияне азат итәләр. 1945 нче елның 2 маенда Кызыл Армия Берлинны яулап ала. 8 май көнне Германия гаскәре башлыклары шартсыз капитуляциягә кул куялар. СССР, АКШ һәм Бөек Британия хөкүмәт башлыкларының Берлин конференциясе Европаның сугыштан соң корылышының нигезләрен билгели. Бу Потсдам конференциясе барышында фашистлар Германиясенең барлык золымы күрсәтелә. Германия икенче дөнья сугышын башлауда гаепләнә. Фашизм фәлсәфәсен төптән корыту турында килешүләр төзелә.
Ни кызганыч, күп тә үтми, Германияне агрессор дип танучылар Советлар Союзын да басып алучы рәтенә кертә башлыйлар. Янәсе, Совет солдаты аларны азат итмәгән, киресенчә, оккупацияләгән. Бу уңайдан Польша дәүләте аеруча тырышлык күрсәтә. Бу урында, ачыклык кертеп, сугыш чыгуның төп шартларын күрсәтеп китәргә кирәктер. Беренче дөнья сугышыннан соң төзелгән Версаль килешүе Германиянең кораллы көчләрен үстерү мөмкинлеген нык чикләгән булган. Ләкин Гитлер хакимлеккә килгәннән соң, Германия Версаль килешүенең чикләрен боза башлый – атап әйткәндә, армиягә чакырылу тергезелә һәм кызу адымнар белән төрле хәрби техника эшләп чыгарыла башлый. Бу яклап аңа АКШ хәрби сәнәгате зур ярдәм күрсәтә, күпләп корал сата, хәрби заводлар төзүдә ярдәм итә. Нәкъ шундый таянычны тоеп, Гитлер “хәрби мускулларын” ныгыта. 1938 елда Германия Австрияне һәм Чехословакиянең бер өлешен үзенә куша. Советлар Союзы Чехословакия халкына ярдәм итү йөзеннән үз гаскәрләрен җибәрергә җыена. Әмма Польша хөкүмәте Совет гаскәрләрен үз дәүләте аша үткәрүгә каршы чыга. Беләсезме, ни өчен? Чөнки Чехословакиянең күп кенә җирләренә Польша үтеп керә һәм үзләштерә, ягъни оккупацияли. Менә шушы дәүләт җитәкчелеге бүген килеп СССРга оккупант ил дип яла яга. Германиядә фашизмның көч ала баруын күргән СССР Бөек Британия һәм Франция делегацияләре белән 1938нче елның июль аенда берничә очрашу үткәрә. Гитлер фашизмына каршы берләшү бу очрашуларның төп максаты булып тора. Әмма Бөек Британия һәм Франция бу берләшүне кире кага. Икенче төрле әйткәндә, фашизмның ныклап көч алуына, сугышны якынайтуга юл куялар.
1939 елның май аенда Япониянең Квантун армиясе Монголия һәм Көньяк-Көнчыгыш Кытай җирләренә басып керә. Тора-бара Япониянең безнең илгә дә басып керү куркынычы килеп баса. Япониягә һәм Германиягә каршы ике яклы сугыш уртасында калмас өчен 1939 елның 23 августында Германия һәм СССР арасында “Молотов-Риббентроп пакты” төзелә. Бу килешүдә ике илнең бер-берсенә һөҗүм итмәячәге имзалана. Поляклар нәкъ әлеге килешү аркасында икенче дөнья сугышы башланды дигән фикерне алга сөрә. “Көнбатыш Европа илләренең артык каршылык күрсәтми генә җиңелә барулары нәтиҗәсендә безнең илгә басып керү 22 июньгә билгеләнә. Бу – бар дөньяга билгеле план һәм хәрби карта 1939 елның март аенда ук төзелгән.
Ә Молотов һәм Риббентроп пакты шул еның 23нче августында гына имзалана. Димәк, Гитлер безгә һөҗүм итү планын әзерләгәннән соң 5 ай үткәч ике ил арасындагы пактка кул куярга рөхсәт бирә. Монысы инде кайбер мәгънәсез һәм оятсыз тарихчы һәм сәясәтчеләргә туры җавап булып тора. Югыйсә, кайберләре СССР Германиягә каршы сугыш башлаган һәм аны басып кергән дигән ялган сүзләрдән дә тартынсынып тормый, – ди Русия гомум тарих институты директоры, академик Александр Чубарьян.
Күрүегезчә, икенче дөнья сугышы башланыр алдыннан да Бөек Британия, Франция, Польша кебек дәүләтләр фашизмның көч алуына каршы чыкмыйлар, киресенчә, Гитлер кулы белән Советлар илен юкка чыгару идеясе белән яшиләр. Бүгенге көндә шушы ук дәүләтләр, Украинадагы фашизмны яклап, өченче дөнья сугышы башлануга төп сәбәпче булырга мөмкиннәр. Оятсызлык бу илләргә гасырлар буена барырлык итеп йоккан, күрәсең. Туктаусыз корал кертү һәм Украина хәрбиләрен үз илләре кораллары белән эш итәргә өйрәтүгә карамастан, без Русия белән сугышмыйбыз, дип әйтергә дә кыенсынмыйлар. Венгрия премьер-министры Виктор Орбан гына: “Көнбатыш Русия белән сугыш хәлендә, һәм әлеге хәл көннән-көн катлаулана бара. Ахыр чиктә бу каршы тору атом-төш һөҗүменә барып җитәргә, атом “гөмбәләре” Польша белән Германия өстендә күтәрелергә мөмкин”,– диде. Ни өчен Польша өстендә икәне аңлашыладыр: нәкъ алар Русиягә каршы иң явыз адымнарга бара. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребез сугыш яланнарында иң күбе поляк теле яңгыравын әйтә. Украинаның таркалуына, Русиянең көчсезләнүенә иң куанганы Польша булачак. Нәкъ шушы дәүләт Европаның башка илләренә караганда актив рәвештә Русиягә каршы санкцияләрне катгыйлатуны һәм НАТОның хәрби хәрәкәтләргә турыдан-туры кушылуын яклап чыгыш ясый.
Бүген Украинада баш күтәргән фашист калдыкларын, бандеровчыларны яклый алар. 1943 елның февраль аенда Польшаның Волынь төбәгендә бандеровчылар меңләгән гади полякны үтерә. Өлкән кешеләрдән алып яңа туган балаларга кадәр авыллары белән юк ителә. Аталар, асалар, суялар, хәтта балта белән тураклыйлар. Меңләгән корбаннар... Боларны онытырга мөмкинме соң? Ә алар оныттылар. Ачыклый китсәң, НАТО кайчандыр саклану берләшмәсе итеп төзелгән һәм аны бүген дә үзләре шулай дип атап йөртәләр. Саклану өчен оештырылган берләшмә җир шарының теләсә кайсы почмагында сугышлар оештырып йөри...
2024нче елның 4 апрелендә НАТО оешуга 75 ел тулды. Бу датаны алар июль аенда Вашингтонда үтәчәк саммит барышында зурлап билгеләргә, бәйрәм итәргә җыеналар. Әмма башка илләрдә бәйрәм кайгысы булмаячак. Чөнки шушы 75 ел эчендә күпме илләргә һәм халыкка сугыш һәм кайгы-хәсрәт алып килде бу берләшмә. 75 ел эчендә НАТО 20дән артык зур хәрби операция үткәрде: Вьетнам, Ирак, Ливия, Әфганстан, Сүрия һәм башкалар. Төньяк Атлантик Альянс Вашингтон өчен “гибрид сугышлар” коралы буларак кулланыла. Аның әгъзалары тыңлаучанлык белән икътисади санкцияләр куллану, финанс ресурсларны “туңдыру”, разведка эшчәнлеге, психологик операцияләр һәм кибер-һөҗүмнәр үткәрү сәясәте белән килешмәгән илләрнең дәүләт идарәсе корылышын бозу һәм халык чуалышларын оештыру чараларында катнашалар. Бүген дә алар НАТО Варшава килешүе оешмасының, “агрессив омтылышларына” каршы тору өчен төзелде дип ялган хәбәр таратудан оялмыйлар. Күпчелек халыкның тарихны төптән белмәвеннән файдалана алар. Варшава договоры 1955 елның 14 маенда, ягъни НАТО оешканнан соң 6 ел узгач кына төзелә. Һәм, әйтергә кирәк, нәкъ Варшава договоры барлыкка килү аркасында күп еллар Европада хәрби тигезлек һәм тынычлык урнаштырыла. 1990 елда Варшава договоры илләре таркала һәм шуннан соң НАТО янә үзенең золымлыкларын башлый. Европада иң зурлардан саналган чәчәк аткан Югославиягә бәреп керәләр, йөзләгән самолетлар белән бер коралсыз халыкны үтерәләр, ирекле дәүләтне берничә дошманлашкан дәүләткә бүлгәлиләр. НАТОның барлык дөреслеге, демократияне яклавы шушыларга кайтып кала. Бүген килеп Украина кулы белән Русиягә каршы сугышалар.
Ни кызганыч, сугышлар нинди генә аяныч нәтиҗәләргә китермәсеннәр, нинди генә кансыз, җансыз булмасыннар, алар да вакыт үтү белән кабатланалар. Дары исе аңны томалый, күрәсең...
Рәдиф ФӘТХИ.