Башстатның узган гыйнвардагы мәгълүматлары буенча, Башкортстанда яшәүче һәр унынчы кешенең, ягъни 404 меңнән артыгының кереме ярлылык чигеннән түбәнрәк. Ни өчен?
Әлеге сорауга “Ведомости” басмасына интервьюсында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җавап бирде. Ул республиканың элек тә халык кереме югары булган төбәкләр санына кермәвен билгеләде. Әле дә, сәнәгать үсеше темплары һәм җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча лидер булсак та, уртача хезмәт хакы буенча республика ил рейтингында 36нчы урында гына тора.
Аның сүзләренчә бу күренешнең сәбәбе шунда: бездә халкының шактый өлеше авылларда яши, ә анда хезмәт хаклары югары түгел. Әмма бу авылларда кешеләр ачлыктан интегә дигән сүз түгел, диде төбәк җитәкчесе. Гадәттә, авыл җирлегендә җитештерелгән продукция еш кына рәсми статистикада исәпкә алынмый, әмма ул халыкның төп ихтыяҗларын тәэмин итә, дип белдерде Радий Хәбиров.
“Авылда ныклы гаиләнең хуҗалыгы бар, мал тота, эше, тотрыклы кереме бар. Башкортстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, шул исәптән шәхси хуҗалыкларга да зур ярдәм күрсәтә”, – диде ул.