Барлык яңалыклар

Кемнәр кайда ял итә?

Башкортстанда ял урыннары бик күп.

imghub.ru
imghub.ru

Җәй – ул кыска гына тормыш, диләрме әле? Җәйне көтеп аласың да, күз ачып йомганчы үтә дә китә. Ә күпме эш эшләп өлгерәсе бар. Шуның арасында ял да итәргә кирәк. Ни дисәң дә, отпуск һәм каникуллар юкка гына бирелми – барысы да кешенең сәламәтлегенә бәйле.

Ял дигәннән, соңгы елларда республикада туризм нык үсеш алды. Югыйсә, Башкортстан табигатенең күпме искиткеч урыннары бар, әмма аларга барып җитү яки ял итү өчен шартлар бик юк иде. Ә бит матур урыннарга барып җитү өчен юллары да, юл буенда тамак ялгап алып, ял итү мөмкинлекләре булу да мөһим. 

Исегездәдер, Радий Хәбиров республика җитәкчесе булып эшли башлаганда Башкортстанда эчке туризм үсешен мөшкел хәлдә дип бәяләгән иде. Проблема тәү чиратта кирәкле инфраструктура булмауга бәйле, диде ул. Аның кушуы буенча эчке туризм белән шөгыльләнүче оешмалар өчен грантлар һәм субсидияләр, салым ташламалары һәм административ йомшартулар системасын булдырырга карар ителде. 

Нәтиҗәдә, бүген Башкортстан туристлар саны арткан төбәкләр исемлегенә керә. Әмма бу юнәлештә эшлиселәр күп әле. Туристлык инфраструктурасын үстерү өчен 2023 елда 1,5 миллиард сумга якын федераль акча җәлеп ителгән. Шулай ук бу тармакка инвесторларны җәлеп итү дә төп бурычланың берсе итеп куела. Инвесторлар өчен уңайлы мөмкинлекләр булдырыла. Республика җитәкчесе “инвестиция сәгатьләре”ндә мондый проектларны шәхсән үзе карый һәм аларга ярдәм итү турында карарлар кабул итә. Чөнки туризмны үстерү икътисадның күп тармаклары белән бәйле. Ул төзелеш, сәнәгать, транспорт, хезмәт күрсәтү өлкәсе һәм башкаларны үз эченә ала. Ә туризм буенча заманча хезмәтләр күрсәтү һәм сыйфатлы инфраструктура булдыру акчалы туристларны җәлеп итү мөмкинлеге бирә. Бу исә республикага финанслар агымын арттыра, дип аңлата экспертлар.

Икътисадчылар акча исәпләсә, гади кешеләргә исә табигать хозурлыклары белән соклану, яңа тарихи-мәдәни объектларны барып күрү мөмкинлеге арта. Ә алар шактый. Мәсәлән:

“Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы (Бөрҗән районы),

Шәмсетдин күлендә “Mia Terra” глэмпингы (Бөре районы),

“Natura park” глэмпингы (Иглин районы Блохино авылы),

Агыйдел елгасында “Благолэнд” глэмпингы (Благовещен районы),

“Яңа дөнья” глэмпингы (Ярмәкәй районы),

“Малидак паркы” (Белорет районы Отнурок авылы),

Прибельский бистәсенең “Ак яр” дачасы (Кырмыскалы районы),

“Зәңгәр күл” мунчалар комплексы (Кырмыскалы районы),

Абзакта “Һава” маҗаралары территориясе (Белорет районы),

Инзәр ярындагы Зөяк дачалары (Белорет районы),

“Ялантау” глэмпингы (Шаран районы),

“My Glamp” глэмпингы (Нуриман районы Югары Кировский авылы),

“Яраткан урын” глэмпингы (Караидел районы Яңа Муллакай авылы),

Нөгештәге “Пирс” ял базасы,

“Сосновка глэмп” глэмпингы (Стәрлетамак),

Ишембай районы Торатау тавы итәгендә этнокомплекс,

“Йола” глэмпингы (Чишмә районы Тәпәреш авылы),

“Forest Glamp” глемпингы (Кушнаренко районы Якуп авылы),

Тәкәй авылындагы “Алтын кош” башкорт ихатасы (Иглин районы),

“Терра” этнобазасы (Иглин районы),

“Арский” паркы глэмпингы (Белорет районы),

Бөрҗән районында сплавлар һәм башкалар. 

Бу урында глэмпинг турында әйтеп үтәргә кирәктер. Ул – экотуризмның яңа төре һәм Башкортстанда соңгы елларда үсеш ала башлады. Глэмпинг – ул табигать кочгагында, әмма өй уңайлыклары булган  шартларда яисә кунак йортларында яшәп ял итү. Мондый тораклар агач идәнле һәм йомшак җиһазлы иркен палаткалар яисә кечкенә йортлар төрендә була. “Икътисади яктан караганда, бу формат эшкуарлар өчен дә, ял итүчеләр өчен дә кызыклы. Бер яктан, эшчәнлекне оештыруга артык күп чыгым кирәкми, икенче яктан, глэмпинг өй шартларында ял итүне күздә тотса да, кунакханәгә караганда бәясе түбәнрәк булачак”, – дип аңлаткан иделәр.

Хәер, ял итү хакларының түбән булуы – бәхәсле мәсьәлә. Шулай да җәйнең берничә көнен ялга бүлү тәнгә дә, җанга да бер сихәт булып калачак.

Ә сез республиканың кайсы төбәкләрендә ял иткәнегез бар? Яисә кая барыр идегез?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: