Барлык яңалыклар

Шундый көчле кешеләр бар

Аларга да терәк кирәк!

Шундый көчле кешеләр бар
Шундый көчле кешеләр бар

Аларга да терәк кирәк!

Хәтеремдә, берничә ел элек гаиләбез белән елый-елый бер тапшыру  караган идек. Казарма җимереклекләре астында калып, ике аягы өзелгән бер егет турында иде ул тапшыру. Шуннан бирле мин аның язмышы белән кызыксына башладым.

Ике аяксыз кешегә ничек авыр икәнен мин иштеп кенә тугел, ә күреп тә беләм. 1нче июньдә 86 яшен тутырган картәтием Даим Яушев аякларын армия хезмәтендә туңдырып, соңынан кистерсә дә, бик көчле рухлы кеше булып кала. Ул шул килеш БДУда читтән торып укый, 3 баласын үстерә, башлы-күзле итә, үзе эшләгән мәктәптә музей ясый, шәҗәрә төзи, шигырләр, хикәяләр яза, китаплар чыгара.

Шуңадыр да мин Рөстәм абый Нәбиевны да гел көчле рухлы булыр дип күз алдыма китереп, теләп йөредем. Алар турында кызыксындым, укыдым. Үзем блогерлык белән мавыккач, аның клипларын карый башладым.

Сыйныф җитәкчебез Ләлә Фәнүр кызы «Заман» медиафорумына материал әзерләргә кушкач, бик шатланып тотындык. Анда Рөстәм Нәбиев катнашасын белгәч, аеруча сөендем. Мәктәп автобусы бушамагач, әтиемнән ярдәм сорадым. Без иптәшләрем, сыйныф җитәкчебез белән ике машинага утырып юлга чыктык. Медиафорумда бик кызыклы очрашулар, осталык дәресләре булды. Рөстәм абый янына килдем, ә үзем якынрак барып дәшәргә оялдым. Ул: «Сеңлем, кил әле монда”, –дип мине янына чакырып алды. Шатлыгым эчемә сыймаслык булды! Без аның белән сөйләшеп алдык, фотога төштек.

Рөстәм абый, сезгә алдагы көннәрдә дә шулай көчле рухлы булып калырга, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телим!

Мин ышанам тагы күрешербез әле!

Әтием тумышы белән Чакмагыш районы Искебалак авылыннан булгангадыр, күнелебезгә аның  тарихы бик якын булды.

Бүгенге минем геройларым яшәү өчен көрәшүчеләр. Көрәшченең тылы нык булса гына җиңүгә ирешә бит ул.Беренче героемның тылы-картәнием Наҗия һәм аның 3 баласы булса, икенчесенеке Индира апа һәм аларның 2 кызы. Бу ике хатын-кыз  балалары белән ирләренә алдан юл да  яктырталар, янәшәдән кулга- кул тотынып та баралар.

Ландыш Рамазанова.

 Туймазы районы Бишкурай урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: