Барлык яңалыклар

Медиакиңлекта ничек игътибарны яуларга?

Журналистларга шул хакта аңлаттылар. 

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Бүген, 14 июньдә, "Башкортостан" концертлар залында республика киң мәгълүмат чараларының форумы - "Медиаҗыен" үтә.

Билгеле булуынча, бүгенге гәзит-журналлар редакцияләренә Интернет киңлекләрендә дә актив эшләү бурычы йөкләнә. Каләм осталары сайтларны үстерү, социаль челтәрләрдә эшләү серләрен белергә тиеш.

Медиакиңлектә активлыкны саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? "Медиаҗыен" кысаларында "Санлы өлкәдә заманча компетенцияләр" дигән мастер-класс үтте. Анда "Диалог Регионы" җәмгыятенең мәгълүмат эше буенча белгече Александр Клименко медиакиңлек үзенчәлекләре турында аңлатты.

Республика белән идарә итү үзәге белгече Радик Гәрәев "Вконтакте" социаль челтәрендә эшләү алымнары турында сөйләде.

Республика белән идарә итү үзәгеннән Галина Пчелина "Вконтакте"да постлар язу серләре белән уртаклашты. 

Башкаладан һәм районнардан килгән журналистлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: