Барлык яңалыклар

12 июньдә нинди бәйрәмне билгелибез?

Бу сорауга дөрес җавап бирмәүчеләр дә бар икән...

mukrmcb.ru
mukrmcb.ru

12 июнь – Русия көне. Ул – илнең яңа тарихын һәм дәүләтчелеген билгеләгән төп бәйрәм.

Аның башлангычы 1990 елның 12 июнендә “РСФСРның дәүләт суверенитеты турындагы Декларация” кабул ителүгә бәйле. 1992 елдан ул бәйрәм датасына әверелде.

12 июньне берничә ел буена Бәйсезлек көне дип атадылар.1998 елда Русиянең беренче президенты Борис Ельцин әлеге бәйрәмнең исемен “Русия көне” дип үзгәртергә тәкъдим итте. Бәйрәм яңа исемен рәсми рәвештә Русиянең яңа Хезмәт кодексы кабул ителгәч, 2002 елда алды. Шуннан бирле Русия көне илебезнең барлык төбәкләрендә билгеләнә башлады. Ул – дәүләт тарафыннан игълан ителеп, календарьда кызыл белән билгеләнгән иң яшь бәйрәмнәрнең берсе.

Русия Федерациясе – төрле милләт вәкилләрен туплаган зур бер гаилә. Ил Конституциясендә дә аның күпмилләтле дәүләт булуы ассызыклана. Бүген Русия территориясендә 171 телдә сөйләшүче 193 милләт вәкиле яши. Нинди генә төбәктә яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без барыбыз да Русия Федерациясенең бертигез хокукларына ия.

Кызганычка каршы, илдә яшәүчеләрнең барысы да Русия бәйрәменең мәгънәсен аңлап җитми, хәтта аның исемен белмәүчеләр дә бар икән. Русия көне яшь буында патриотизм хисе тәрбияләргә тиешле төп бәйрәмнәренең берсе булса да, “12 июнь – нинди бәйрәм?” дигән сорауга дөрес җавап бирмәүчеләр дә бар. Бу – сораштырулар нәтиҗәсеннән ачыкланган факт. Ә бәйрәмнең асылы гади дә, шул ук вакытта тирән дә – милләтләр бердәмлеге, илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен барыбызның да җаваплы булуы.

Дөньяда бүген барган хәл-вакыйгалар да моны дәлилли. Шуңа бүген бәйрәмнең мәгънәсе аерым төс ала. Ни дисәк тә, соңгы елда Ватан һәм патриотлык дигән төшенчәләр ныгый төште. Кешеләрнең күбесе уртак максат өчен берләште. Әйе, бүген ил авыр чор кичерә. Әмма ул безне тагын да көчлерәк һәм тагын да яшырак итәчәк дигән фикердә ил җитәкчесе Владимир Путин.

Махсус операция тизрәк тәмамланып, тыныч һәм иртәгәсе көнгә өмет бирүче ышанычлы тормышка кайтырга иде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: