Барлык яңалыклар

Радий Хәбиров түрәләрнең сабантуйда хәмер эчүләренә ачуланган

 Республикада "коры закон" 2019 елда кабул ителде.

Трансляциянең скриншоты.
Фото:Трансляциянең скриншоты.

Бүген хөкүмәтнең ЦУРда узган оператив киңәшмәсендә  Радий Хәбиров Бакалы районы сабантуенда кешеләрнең алкоголь эчүенә ачуланган. Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, аңа сабантуйда кунаклар тирмәсендә хәмер эчүне дәлилләгән фото килеп ирешкән.

–Безнең сабантуйлар алкогольсез дип сөйли-сөйли телем арыды инде. Район башлыкларын мин шәхсән бу хакта кисәттем, сез моның өчен җаваплы. Ә иң мөһиме: кунаклар килгәндә үзегез хәмер эчә күрмәгез, чөнки бу ялганлау һәм гаделсезлек булып чыга. Без халыкка: “Эчмәгез!” – дибез, ә үзебез качып кына эчеп утырыйкмы? Мин бик җитди кисәтү ясыйм, болай эшләргә ярамый! Сез кешеләрне алдамагыз!” – дип кисәтте Радий Фәрит улы һәм тыюны бозучылар республикадан читтә эш эзләргә мәҗбүр булачак, дип өстәде.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан сабантуйларында алкоголь эчемлекләр сату һәм куллануга тыю кертелде. Радий Хәбиров  эчкечелек белән көрәшне зур системалы эш дип атады.

–Эчәсегез килә икән, бу һәркемнең шәхси эше, бәйрәмнән өйгә кайтасыз да кунаклар белән теләсә нишли аласыз. Эш эчүдә дә түгел монда, ә кешеләрне алдавыгызда. Кешеләргә “ярамый” дибез, ә үзебез моны эшлибез, – дип билгеләде республика Башлыгы. – Эш безнең эчү культурасы булдыруыбызда.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: