Башкортстан территориясендә су керергә яраган пляжлар санын арттырырга һәм кешеләр су коену өчен сайлаган барлык су объектларында хәвефсезлек чаралары булдырырга планлаштыралар.
Бүген премьер-министр Андрей Назаров район һәм шәһәр башлыклары белән киңәшмәдә шул хакта күрсәтмә бирде.
Башкортстан Башлыгы агымдагы елда ким дигәндә 200 пляжның эшен тәэмин итү бурычын куйды, дип кисәтте Андрей Назаров. Әле муниципалитетларда су коену өчен 148 җиһазландырылган урын ачылган.
– Узган ел йомгаклары буенча Башкортстан ачык пляжлар саны буенча Идел буе федераль округында алдынгы урында тора. Әмма безнең төп бурыч – судагы фаҗигаләрне киметү һәм гражданнарның хәвефсез ялын тәэмин итү. Бу мәсьәләне җиһазландырылган пляжлар санын арттыру юлы белән чишеп була. Шулай ук су керү рөхсәт ителмәгән урыннарда мобиль коткару постлары булдыру буенча чаралар күрергә кирәк, – дип ассызыклады Премьер.
Ул район һәм шәһәр башлыкларына, хәвефсезлек таләпләрен үтәп, кыска вакыт эчендә пляжлар ачу буенча тулы чаралар күрергә кушты. Пляжларда эчкечелек өчен административ җаваплылыкка тарту буенча административ комиссияләр эшен оештырырга, суда патрульлек тәэмин итәргә кирәклегенә басым ясады.
– Сулык булган һәр торак пунктта җиһазландырылган пляж булдыруга омтылырга кирәк. Кешеләрнең өйләренә мөмкин кадәр якынрак сулык сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Шуңа без хәтта су коенырга ярамаган урыннарга да җиһазлар бирәбез, беркемне дә югалтмау чараларын күрәбез. Бу эш өчен сезгә тагын 14 көн бирелә, –дип ассызыклады Хөкүмәт Рәисе.