Модада - пычрак киемнәр?!.

Z буыны йөзләрчә доллар акча түгеп сатып ала башлаган.

Модада - пычрак киемнәр?!.Модада - пычрак киемнәр?!.
Модада - пычрак киемнәр?!.
Хәзер яшьләр арасында нәрсә генә модага керми?!. Стилистлар яңа мода чыгарган саен гаҗәпләнүдән туктамыйбыз. Быел, ягъни 2024 елда, пычрак өс һәм аяк киемнәре модада. 
Z  буыны (1997 - 2012 еллар арасында туганнарны шулай атыйлар) ышкылган һәм ертылган аяк киемнәрен йөзләрчә доллар акча түгеп сатып ала башлаган.  
Мондый  өс һәм аяк киемнәрен сатып алуны аның уңайлылыгы һәм универсаль булуы белән аңлаталар.  Аларны җентекләп тазартып торасы да юк икән.  "Яңа кедалар сатып алсаң, алар шунда ук пычрана. Ник кәеф төшерергә? Без әзер таплы һәм ертык кием сатып алабыз да проблеманы онытабыз", ди замана "модниклары".
Шулай итеп, Z буыны яшьләре арасында ертык һәм пычрак аяк киеме, зур пычрак таплы джинсылар модада. Вәт, кая бара бу дөнья?!.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас