Бу көннәрдә республикада шаулап-гөрләп "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре узды. Социаль челтәрләрдә, мессенджерлардагы статусларда мактау грамоталары тоткан, вальс биегән укучылар фотосурәтләре таралды. Матбугат чаралары да бу күркәм датаны читләтеп узмады. Тик, кызганычка каршы, шушы күркәм бәйрәмдә дә тырнак астыннан кер эзләүче, юкны бар итеп язучлар булды. Мисал итеп “Пруфы” басмасын китерергә була. “Пруфы” республика Башлыгы Радий Хәбировның чыгарылыш укучысы белән биюе турында имеш-мимешләр таратты. Басма Милана Әхмәтованы чыгарылыш сыйныф укучысы түгел, ә студент дип язган. Һәм бу бию дә алдан уйланылган постановка, дигән. Арытаба Миланага социаль челтәрләрдә ябырылганнар, аның үзеннән, якыннарыннан интервью алырга омтылганнар, буллинг күренешләре дә булган.
Милана чыннан да Уфа музыка көллияте студенты, әмма бу факт 24 май көнне аның чыгарылыш бәйрәме икәнлеген инкарь итми, чөнки ул көллияткә 9нчы сыйныфтан соң укырга кергән, ә пәнҗешәмбе көнне мәктәп программасын тәмамлаган.
Марттан алып Милана бу биюне өйрәнгән, репетицияләргә йөргән һәм бу көнгә әзерләнгән. Хәзер исә ул БДИга әзерләнәчәк, чөнки ул 11 сыйныф программасын тәмамлаган.
- Безнең көллият – республикада уникаль уку учреждениесе. Русиядә мондый колледжлар сигез генә. Биредә республиканың һәм якын төбәкләрнең талантлы балалары белем ала. Көллияттә башлангыч, гомуми урта һәм махсус белем бирелә. Бу – беренче дүрт ел, аннары – бишенче сыйныфтан икенче курска кадәр. Без 11нче сыйныфны тәмамлыйбыз. 5нче сыйныфтан без – көллият. Махсус программа – ФГОС бар. Дипломны без башка көллиятләрдәге кебек алабыз.
Милана Әхмәтова – чыннан да, безнең көллият укучысы. Алда аны дәүләт имтиханнары көтә.
Милана — Русия һәм халыкара конкурслар лауреаты. Мацуев җитәкчелегендәге "Яңа исемнәр" һәм Спивак фондлары призеры. Башкортстан Башлыгы стипендиясе иясе. Ятим. Ул республика Башлыгы белән биергә лаек, – ди музыкаль көллият директоры, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов.
"Пруфы" "журналисты” кызның шәхси мәгьлүматларың таратып, гомерендәге иң истә кала торган көннәрнең берсендә кәефен бозып кына калмаган, ул хокукый нормаларны һәм медиа этикет принципларын бозган.
Намуссыз “журналист”ларга башта мәгълүматны ахырына кадәр тикшерергә, аннары дөресен язарга киңәш итәргә кала.
Бер гаебе булмаган кыз алдында гафу үтенү дә комачауламас иде, әлбәттә...
Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил Ольга ПАНЧИХИНА да бу вакыйгага карата үз фикерен белдерде:
–Мондый очракта барлык өлкәннәр дә бала хокукларын яклап калырга тиеш. Ә монда шәх мәгълүматларны тарату турындагы законны бозганнар. Балигъ булмаганның статусына карамастан, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта баланың исем-шәриләрен күрсәтергә ярамый. Безнең республикада бер үк вакытта һөнәри һәм гомум белем бирү программасын үтүче уку йортлары күп. Кайдадыр беренче сыйныфтан укыйлар, кайдадыр – бишенче сыйныфтан. Аларда да шулай ук Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза, балалар да шулай ук чыгарылыш сыйныф укучылары була. Һәм укучы кызның махсуслаштырылган көллияттә икенче курсны тәмамлавы мәктәп-интернатны тәмамлауга тиң. Шуңа ул быел чыгарылыш укучысы түгел дип язуы этикага туры килми. Ул да бит бу бәйрәмгә әзерләнгән, бу көн дә аның мәктәпләрдә укыган башка яшьтәшләренеке кебек үк Соңгы кыңгырау көне.
Үсмергә үзе хакта негатив хәбәрләр уку никадәр кыен икәнен күз алдына китерегез. Үзенә күрә шундый адымга батырчылык иткән: республика Башлыгын биюгә чакырган. Бу бер дә начар кылык түгел. Бу – яңалык контентына кагылышлы адәмнәрнең наданлыгы. Без көллият директоры белән элемтәгә чыктык, иртәгә кызның гаиләсенә барабыз, аның картәнисе, законлы вәкиле белән сөйләшәчәкбез.
Балалар имтиханнарга әзерләнгәндә аларны барлык хәвефле моментлардан саклап, яклап каласы килә. Мондый вакыйгалардан соң кайчак аяк астында җир убылгандай була бит. Чыгарылыш укучыларының барысына карата сак мөнәсәбәттә булырга кирәк, чөки аларның барлык көчләре имтиханнарны уңышлы тапшыруга юнәлтелгән булырга тиеш.
Берсүзсез, редакциягә кызның үзе алдында да, аның гаиләсе алдында да гафу үтенергә китиеш. Чөнки интернетта таралган барлык пычрак сүзләр язма героен озак вакыт озата йөрергә мөмкин. Үз урынында эшләгән һәркемгә әйдәгез балаларыбызга карата сакчылрак булыйк, аларны шундый “сенсация”ләрдән курчалыйк, диясем килә.