Илдар Мостафин: "Илеш районында бар да тыныч"

Ильфира Нигматуллина.Ильфира Нигматуллина.
Фото:Ильфира Нигматуллина.

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда бүген, 26 май көнне, Илеш районында имеш тә  кемнәрнеңдер күпләп сугышканнары турында хәбәрләр таралган. Район башлыгы Илдар Мостафин бу хәбәргә рәсми комментарий бирде, районда хәлләр тыныч, җирле халык белән диаспоралар арасында нинди дә булса аңлашылмаучанлыклар юк, дип өстәп.  

“Бүген Илеш районы территориясендә милләтара нигездә низаг чыккан дигән видеолар һәм хәбәрләр  тарала. Аңлатып үтим, бүген Югары Яркәй авылында нинди дә булса мөнәсәбәт ачыклаулар, сугышу, бәрелешүләр һәм башка инцидентлар юк. Бу видео бер атна чамасы элек Югары Яркәй авылындагы бер кафеда төшерелгән. Анда конфликт хәмер эчү сәбәпле көнкүреш нигездә чыккан. Бу кафе һәм эшкуар белән профилактик эш алып барыла. Эчке эшләр бүлеге, район хакимияте хезмәткәрләре белән берлектә профилактик чаралар үткәрәбез, бар да тыныч, нинди дә булса инцидентлар юк”, – дип аңлата Илдар Мостафин.

Бу очрак буенча хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүче булмаган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас