Яңавыл районында суд район ветстанциясенең элекке табибына хөкем карары чыгарган. Сәбәбе шул – мал табибы тикшерелмәгән итне сатарга рөхсәт иткән. Чөнки ул моның өчен ришвәт алган.
Суд мәгълүматы буенча, ветврач 2019 елның сентябреннән 2022 елның февраленә кадәр иткә электрон ветеринария таныклыкларын законсыз рәсмиләштергән өчен эшкуарлардан акча алган. Чынлыкта продукциянең сыйфаты контрольдә тотылмаган. Документларга иткә экспертиза үткәрелүе һәм сатуга чыгарырга яраганлыгы турында ялган мәгълүмат язылган.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд карары буенча ул шартлы рәвештә 3,5 елга хөкем ителгән. Шулай ук ул ике ел дәвамында ветеринария контроленә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнә алмаячак.
Шундый хәлләр турында ишеткәннән соң ышаныч кими, әлбәттә...