Бакчаны иске шиналар белән бизәргә ярамый

Бакча матурлыйм дип, штрафка юлыгуың бар.

9111.ru9111.ru
9111.ru

Автомобиль тәгәрмәчләрен төзекләндерүдә кулланырга, аларны чәчәк түтәлләрендә һәм башка декор элементлары буларак кулланырга ярамый. Бу – Росстандарт боерыгы. Торак һәм төзелеш өлкәсендә күзәтчелек буенча дәүләт комитеты шул турыда искәртә.

Гадәттә, бакчачылар түтәлләрне, ишек алларын бизү өчен автомобильнең иске шиналарын куллана иделәр. Шиналардан төрле фигуралар ясаучылар да бар. Элекке вакытларда халык алардан ниләр генә ясамады: аккош, кояш, төрле җәнлекләр фигуралары һәм башкалар. Тик менә аларга да “соңгы көн” җитте.

Бак дисәң, ничәмә еллар бакчаларның бизәге булып торган бу шиналар сәламәтлек өчен хәвефле икән. Шуңа ул махсус полигонда утильләштерелергә тиеш. Үз срогын тутырган покрышкалар җитештерү һәм куллану калдыклары классификациясе буенча хәвефнең 4нче классына карый. Алар зарарлы химик матдәләрдән торган материаллардан ясалган. Шуңа аларны көнкүрештә кулланганда көчле канцерогеннар, агулы парлар җиргә һәм башка урыннарга сеңәләр.

Шиналарны бакча яки биләмәләрне матурлауда кулланган өчен штраф карала. Гражданнарга – 2 меңнән 3 мең сумга кадәр, вазифа биләүчеләргә 10 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф янавы бар. Шәхси эшкуарлар өчен штраф суммасы – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 меңнән 250 мең сумга кадәр, яисә мондый предприятиеләрнең эшчәнлеге өч айга кадәр туктатылырга мөмкин.

Административ эшләрне РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсенең 1 өлеше буенча Эчке эшләр органнары, ягъни полиция кузгата ала.

Көн саен дигәндәй яңа закон уйлап табып торалар. Исең китәр...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас