1990 еллардан соң аларның күбесен сүтә башлыйлар, яки шәһәр читенә, зиратларга илтеп урнаштыралар. Шулай ук «совет оккупациясе музее»на яисә «тоталитаризм аллеяләре»нә куялар. Һәйкәлләрнең кайсыберләрен аерым кешеләргә саталар, көнбатыш Европа илләренә һәм АКШка чыгаралар.
Украина 2015 елда «декоммунизация» законын кабул иткәннән соң, ил буенча совет сугышчылары һәйкәлләрен һәм монументларын сүтәләр. Русия Украинада махсус хәрбиоперация башлаганнан соң алар аеруча зур тырышлык белән җимерү эшенә тотынгын.
Балтыйк буе илләре: Литва, Латвия, Эстониядә 400ләгән һәйкәл һәм мемориаль билгеләр булган. 1990 елларда һәйкәлләрне сүтү һәм күчерү эшенә җиң сызганып тотыналар. 2022 елның маенда Латвия парламенты мемориал корылмаларны саклау турындагы Русия-Латвия килешүен туктату турындагы закон кабул итә. Шул сәбәпле ил башкаласы Ригада Азат итүчеләр һәйкәле куркыныч астында кала. 1991 елда Литва башкаласы Вильнюста 1977 елда куелган ике тапкыр Советлар союзы Герое Иван Черняховский һәйкәлен сүтәләр. Генералның гәүдәсен Мәскәүдә Новодевичье зиратына күмәләр, сынны Воронеж шәһәренә күчерәләр.
2022 елның апрелендә Литва Совет һәйкәлләрен җимерү турында карар кабул иткән.
СССР таркалганнан соң, Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов илдә Советлар Союзының бернинди эзе калырга тиеш түгел дип хәл итә. Ул бик күп еллар Совет һәйкәлләрен, шул исәптән, азат итүче сугышчылар һәйкәлләрен, бетерү сәясәтен алып бара. Совет солдатлары һәйкәлләре урынына «Хәсрәтле үзбәк аналары» һәйкәлләре куела.
Ислам Кәримов президентлыктан киткәннән соң, «исән» калган һәйкәлләрне яңарта башлыйлар. Ләкин ул эшне сәер итеп башкаралар. Яңарту урынына, алардан совет эзләрен җуярга тырышалар. Мәсәлән, биш почмаклы йолдызны сигез почмаклыга әйләндерәләр.
Грузиядә совет сугышчыларына аталган һәйкәлләргә әлегә тимиләр, ләкин 2009 елда Кутаисида Бөек Ватан сугышында һәлак булган Совет сугышчыларының якты истәлегенә багышланган Дан мемориалын шартлаталар.
Европада да һәйкәлләр, мемориаллар һәм сугышчылар күмелгән зиратлар күп. Алар ул истәлекле урыннарны карап-тәрбияләп тоталар дисәк, һич арттыру булмас. Әйтик, Германия властьлары вандализм очракларына каршы көрәшә, һәйкәлләрне сүтмиләр. Мәсәлән, «Азат итүче» сынын гәүдәләндергән мемориал әле дә үз урынында тора.
Норвегиядә дә һәйкәлләргә кагылмыйлар. Германиядәге сыман, алар үз исәпләренә Совет сугышчылары һәйкәлләрен карап тоталар. Вандализм һәм сүтү турында сүз дә юк.
Австриядә аларның саны — 250. Һәм аларның берсенә дә тимәгәннәр. Бердәнбер проблема — вандалларның һәйкәлләрне бозарга маташулары .
1989 елда Румыниядә ил җитәкчесе Николае Чаушеску бәреп төшерелгәннә соң, Бухарестта кала үзәгендәге Кызыл Армия монументын совет солдатлары зиратына күчерәләр. Башка 175 хәрби зиратка тимиләр.
Польшада соңгы елларда 640 һәйкәлнең йөзгә якынын күчергәннәр.
Югославия таркалганнан соң Сербия Русия белән актив хезмәттәшлек итә. Шуңа күрә илдә иске һәйкәлләрне сүтмиләр, киресенчә, аларны яңарталар һәм яңаларын төзиләр.
Чехиядә 834 совет һәйкәле бар. Ил властьлары «декоммунизиция» игълан итмәгәнгә күрә алар шулай күп сакланып калган. Ләкин Праганы фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан маршал Иван Конев һәйкәлен 2020 елда сүтәләр. Моңа 1956 нчы елда Коневның Венгр восстаниесен басуда һәм 1968нче елда Прага язында катнашуы сәбәпче булган.
1990 елларда Польшаның Краков һәм Белосток шәһәрләрендә совет һәйкәлләрен сүтәләр.
Венгриядә ил буенча меңгә якын совет сугышчылары зиратлары бар. Шуңа күрә Венгриядә Совет сугышчылары һәйкәлләре гаять күп. Аларның барысын да диярлек 1990 елларда сүтәләр. Венгрия башкаласы Будапештта 1947 нче елда Геллерт тавына урнаштырылган Азатлык монументын сүтә башлыйлар. Һәйкәл баш очында пальма ботагы тоткан Совет солдаты һәм хатын-кыз сыннарыннан торган. Постаменттан ал йолдызны алалар һәм 164 солдатның исемен җуялар. Бронза солдат Будапешт читендәге монументлар паркына күчерелә. Тау башында калган хатын-кыз сынын «Азатлык монументы» дип атыйлар. Ә менә башкалада Будапештны немец фашистларыннан азат иткән Совет сугышчыларына багышланган һәйкәлгә тимәгәннәр.
Болгариядә 128 һәйкәл һәм мемориал билгеләр санала. Болгавыр 1990 елларда Болгария башкаласы Софиядә Советлар союзы Герое, маршал Федор Толбухинның бюстын Ярославль өлкәсенең Тутаев шәһәренә сүтеп озаталар. Шуннан соң һәйкәлләргә тимәгәннәр, ләкин, кызганычка каршы, быел апрельдә ил башкаласы Софиядә Совет армиясе һәйкәлен сүтә башлаганнар. Җимерүгә риза булмаучылар күп, шуңа күрә һәйкәл тирәсен полиция камап алган.
…Күптән түгел генә Русия белән иңгә-иң терәп яшәгән республикаларда һәйкәлләр белән бергә ата-бабалары тарихларын һәм якты истәлекләрен җимерәләр, батырлыкларын җуялар. Киләчәк буынга нинди тарих калдыралар?!