“Үзебезнең пациентларны үлгән дип исәпләмибез..."

Шулай диләр кеше тәнен яки аның баш миен туңдыру белән шөгыльләнүче крионистлар. 

https://kriorus.ru/https://kriorus.ru/
https://kriorus.ru/

 “Янә дә йөз елдан соң дөнья бөтенләй икенче төрле булыр инде. Эх, күрәсе иде шул тормышны”, – диючеләр бар. Бу сүзләр фантистика кебек тоелса да, бүген кайсыбер галимнәр аны чынга ашырып була дип уйлый. Моның өчен кешене “туңдырырга” һәм 50-100 елдан “уятырга” гына кирәк, диләр.

Мондый хәлне күз алдына китерүе кыен, әлбәттә. Әмма футурологларның (киләчәкне тикшерү һәм фаразлау белән шөгыльләнүче белгечләр) күбесе бу идеянең чынга ашырына ышана. Алар киләсе 30-50 елда кешелек үлем сәбәпләрен җиңәргә өйрәнәчәк дип саный. Табиблар тән күзәнәкләрен дәвалый һәм яшәртү серләрен беләчәк. Димәк, әгәр кеше автомобиль һәлакәтендә имгәнгән булса, аның зыян күргән органнарын тергезә алачаклар. Гомумән, киләчәк кешеләре яшь, сәламәт һәм үлемсез булырга ихтимал икән. Әнә шул яхшы киләчәкне бүгенгеләрнең дә күрү мөмкинлеге булсын өчен, кешеләр үзләренең тәннәрен “саклап кала” ала, ди футурологлар. Моның иң отышлы алымы – туңдыру.

Шул рәвешле крионика, ягъни үлгән кешенең тәнен кайчан да булса терелтер өчен “консервацияләргә” мөмкинлек бирүче технология барлыкка килә. Кешенең тәне генә түгел, хәтере, белеме дә сакланып калачак, ди алар.

Бүген крионация, ягъни тәнне туңдыру өчен корылмалар Русия һәм АКШта гына бар. Бездә бу эш белән “КриоРус” компаниясе шөгыльләнә. Ул 2006 елда оештырыла. Аның мәгълүматлары буенча, 95 кешегә һәм 64 якын хайванга крионация ясалган. Исемнәр урынына “Хатын-кыз, РФ. 47нче пациент” дигән язулар тора. Аларның янына туганнары килә, хәтта чәчкәләр дә калдыралар, ди компания хезмәткәрләре.

 “Бүген бездә 1923 елда туган, Бөек Ватан сугышы вакытында зенитчы булган хатын-кыз да саклана”, – ди “КриоРус” җитәкчесе Валерия Удалова.

Гомумән алганда, бүген дөньяда 250дән артык тән туңдырылган. Ә 1,5 меңнән артык кеше белән “үзләре үлгәч, тәннәрен туңдыру турында” килешү төзеп куелган.

“Без үзебезнең пациентларны үлгән дип исәпләмибез. “Криопациент” – ул өмет. Аларның киләчәктә яшәү өмете бар. Алар әлегә йоклый һәм әйләнә-тирәләрендә нәрсәләр барганлыгын белмиләр”, – ди Удалова.

Ничек туңдыралар?

Крионациягә ризалашкан кешенең гәүдәсен башта туңдырырга әзерлиләр. Кеше үлгәч, тәүдә документларга кул куела. Аннары перфузия процедурасы башлана: венадагы кан агызыла, аның урынына криопротекторлар, ягъни махсус эремә җибәрелә. Бу эремәләр туңган вакытта организмны төрле зыяннан саклый. Параллель рәвештә тән суытыла. Бөтен процесс 4-14 сәгать дәвам итә ала. Процедура ахырына тән температурасы -32 градуска кадәр төшәргә тиеш. Бу катлаулы операциядә ким дигәндә 9 кеше катнаша. Шуннан соң тән яки баш криосаклагычка китерелә. Монда ул акрын гына сыек азотка батырала һәм -196 градуска кадәр туңдырыла. Бу температура шулкадәр түбән ки, анда бернинди химик реакция дә бармый.

Перфузия – катлаулы операция, аны кеше үлгәннән соң тәүлек эчендә ясау яхшырак, һәм гадәттә операцияне моргта үткәрәләр. Крионика – тулысынча легаль технология, һәм криокомпания хезмәткәрләрен моргка кертәләр. Моның өчен аларга мәрхүмнең туганнары белән килеп, килешүне күрсәтү дә җитә.

Тәннәрне дьюарда (сыек азотлы савыт) саклыйлар. Тәннәр вертикаль урнаштырыла, башлары аска таба карый. Бу мөһим шарт: гадәттән тыш хәл килеп туса, тән аяктан эри башласын, ә баш мие зыян күрмәсен өчен шулай эшләнә.

Бер шундый савытка 12 кешенең мәете сыя. “Бөтен дөнья практикасында бер дюарда берьюлы берничә пациент саклана. Чөнки һәркемне аерым сакласаң, бәяне 15 тапкыр арттырырга туры киләчәк”, – ди компания директоры.

Аның сөйләвенчә, тәнне тулысынча да, башны гына яки хәтта баш миен генә дә туңдырырга мөмкин. Ул очракта киләчәктә органны яки тәннең бер өлешен роботка яки “донор” кеше тәненә ялгарга мөмкин булачак дип фаразлана.

Компания клиентның тәнен “җанландыручы” технологияләр барлыкка килгәнче сакларга, ә алар барлыкка килгәч “җанландырырга” вәгъдә итә. Мәетләрнең монда күпме ятачагын әлегә беркем дә белми. Чөнки аларны җанландырганчы авыруларны һәм картлыкны җиңәргә өйрәнергә кирәк. “Әгәр дә без яман шеше дүртенче этапта булган кешене дәвалый алмасак, аны нигә терелтергә? Яисә әгәр дә 97 яшьлек бабайны яшәртә алмасак, аны терелтүдән ни файда? Ул бит өч көннән соң үләчәк. Гаҗәпләнүдән үләчәк”, – ди компания җитәкчесе.

Беренче пациент

Кешене үлгәннән соң терелтү турында борынгыдан ук баш ватканнар. Ә ХХ гасыр башында бу экспериментка ныклы тотыналар. Кайчандыр хәтта Ленинны да туңдырырга теләгәннәр, диләр. “Әмма ул вакытта СССРда тәнне саклау өчен сыек азотны кирәкле күләмдә җитештерүче җайланма булмаган. Аны Германиядән алып килергә тиеш булганнар, ләкин ул килгәнче бик күп вакыт узар иде, шуңа бу идеяне тормышка ашырырга өлгермәячәкләрен аңлаганнар”, – дип ышандыра Удалова.

Бу мәгълүмат дөрестерме-юктырмы, әмма беренче криопациент Владимир Ильич түгел, ә АКШтан Джеймс Бедфорд була. Аны 1967 елның 12 гыйнварында крионизациялиләр (бу дата хәзер крионика көне дип исәпләнә). Бедфорд Калифорния университетында психология укыткан, ул крионика идеяләре белән мавыккан. Шуңа 1965 елда, аңа бөер яман шеше диагнозы куелгач, ул үз теләге белән крионизациягә ясатырга теләк белдергән. Һәм 1967 елда Бедфорд әфәнде үлгәч, аның тәнен туңдыралар. Профессорның гәүдәсе хәзер дә саклана. Әлеге хәлдән соң АКШта бер-бер артлы өч криокомпания ачыла.

Русиядә теориядән практикага 2003 елда гына күчәләр. Моны футуролог, биофизик Игорь Артюхов очраклы рәвештә эшләгән дип әйтергә мөмкин.

“Мин ул вакытта кая барсам да крионика турында сөйләп йөри идем, – дип искә ала хәзер “КриоРус” компаниясендә фән буенча директор булып эшләүче Артюхов. – Миңа танышым шалтыратып әтисенең яман шештән үлгәнен әйтте. Безгә бик тиз арада перфузия өчен эремә әзерләргә кирәк иде. Мин даруханәләрдә глицерин эзли башладым. Бер флаконда – 50 миллилитр, ә безгә берничә литр кирәк. Ничек итсәк тә иттек, нәтиҗәдә, эремә ясадык. Мин патологоанатомга җентекле инструкция яздым, ул перфузия үткәрде. Без ул вакытта баш миен генә саклап калдык. Тәнне саклауга туганнары каршы булган, җирләргә теләгәннәр”.

Биофизик баш миен коры бозлы медицина термоконтейнерына урнаштырган, аңа атна саен боз өстәп торган. Бу контейнер башта моргта сакланган, ә кыш көне галим аны үзенең балконына күчерә. Соңрак туңдырылган баш мие “КриоРус”ның беренче “пациенты” була.

Үлемсезлек хакы

Бүген тәнне “үлемсез” итү – 3,8 миллион сумнан, ә баш миен 1,8 миллион сумнан башлана. Хәзер күпләр баш миен генә туңдырта икән.

“Бәясе кешене кайдан алып килергә кирәклегенә һәм аның авырлыгына бәйле. Мәсәлән, мәетне Мәскәүдән Тверьгә китерү аны Австралиядән китерүгә караганада күпкә арзанрак, ә бездә чит ил пациентлары да бар. Транспорт бәясе аерым сөйләшелә. Авырлыкка килгәндә, дьюарда пациентның күпме урын алуына бәйле. 100 килограммнан артса, өстәмә хак бара”, – дип аңлата Валерия Удалова.

Хайваннарны саклауга бәяләр түбәнрәк. Әйтик, мәченеке 900 мең сумнан башлана.

Компания белән килешү кеше исән чагында ук төзелә. Ул йөз елга төзелә, ә аннан соң автомат рәвештә “иң яхшы вакытларга кадәр” озайтыла. Кабат түләргә кирәкми. Компания сезне туңдырырга, күпме кирәк, шулкадәр сакларга, ә аннары эретергә вәгъдә итә. Әгәр кеше исән чагында килешүгә кул куярга өлгермәгән икән, аның үлемсез булырга теләвен ике туганы расларга тиеш.

Мондый хаклар белән “үлемсезлек”не бары бай кешеләр генә сатып аладыр кебек. Гамәлдә, хәлләр бөтенләй башкача. Беренчедән, компания соңрак түләү мөмкинлеге бирә. Икенчедән, хәлле кешеләр мондый адымга сирәк бара, диләр.

“Кеше никадәр бай булса, ул шулкадәр саграк эш итә: беркемгә дә, бернәрсәгә дә ышанмый. Безнең пациентлар арасында укытучылар, галимнәр, IT-белгечләр бар. Әлбәттә, авиакомпанияләр, финанс фирмалары хуҗалары да бар, әмма алар күп түгел”, – ди Валерия Удалова.

Карашлар төрле

Галимәрнең бер төркеме крионика идеяләре тормышка ашачак дип расларга тырышса, икенчеләре сагаеп карый.

“Әлегә крионика бернинди файда да китерми. Аның фәнгә кагылышы юк. Ул – кешеләр акча эшли торган әкият кенә”, – ди физика-математика фәннәре докторы, Русия фәннәр академиясенең ялган фәннәргә каршы көрәш буенча комиссиясе җитәкчесе Евгений Александров.

 “Бу – саташу. Әгәр дә баш миен туңдырасыз икән, ул инде эшләмәячәк. Чөнки баш мие җылы халәттә генә эшли, – ди медицина фәннәре кандидаты, табиб-нейрохирург Игорь Борщенко. – Нерв структуралары алар арасында электр тогы йөгергәндә генә яши. Әгәр ул йөгерми икән, хәтер нульгә төшә, барысы да онытыла. Нерв күзәнәкләре исән калса да, пациент “стериль ми” белән уяначак. Кеше бар нәрсәне оныткан булачак”.

Аның әйтүенчә, кеше үлгәч, кислородсыз алты минуттан соң баш мие дә үлә, ә туңдырырга, аннары уянырга мөмкин дигәнне фантастлар уйлап чыгарган. “Бүгенге крионика – акча сарыф итү генә. Шулай да бу теориянең киләчәге булырга мөмкин. Чөнки шундый организмнар бар: алар үзләре туңа һәм уяна дияргә була. Боларның барысын да ныклы өйрәнергә генә кирәк”, – ди ул.

***

Крионика фаразларына ышаныргамы, юкмы – монысын һәркем үзе хәл итә. Ышанганнар һәм мөмкинлекләре булганнар тәннәрен туңдырта. Бүген туңдыручылар бар да ул, әмма “уятучылар” булырмы икән соң?  

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас