Барлык яңалыклар

Шикәрне сатмаска булганнар

Әллә үзебездән артмыймы?

Русиядә шикәрне экспортка чыгаруны вакытлыча туктаттылар. Төгәлрәк әйткәндә, камыш яки чөгендер шикәрен һәм химик чиста сахарозаны 2024 елның 31 августына кадәр чит илләргә сатарга ярамаячак. Шул хактагы документка ил Хөкүмәте премьер-министры Михаил Мишустин кул куйды.

Ни өчен шикәр комын чит илләргә сатмый торырга булганнар, әллә үзебездән артмыймы дигән сорау туа.

Экспертлар аңлатуынча, моның сәбәбе берничә. Беренчедән, документта әйтелүенчә, эчке базардагы тотрыклылыкны сакларга кирәк. Ни дисәң дә, азык-төлек тармагында шикәр мөһим элемент булып тора. Бүген дөрес туклану яклылар татлы азыктан баш тартырга чакырсалар да, аны еш кына сүксәләр дә, бөтенәй шикәрсез булмый. Ул күп азык-төлек җитештерүдә кулланыла.

Икенчедән, шикәрне экспортка чыгаруны тыеп, аңа арта барган хакларны йөгәнләмәкчеләр. Соңгы елда бәяләр ваклап сатуда 13 проценттан күбрәккә артты. Бу рәсми инфляция дәрәҗәсеннән икеләтә югарырак. Агымдагы ел башыннан хаклар үсүнең тизлеге тагын да шәбәйгән. Ә алда җәй, димәк, шикәргә ихтыяҗ тагын да артачак. Шуңа түрәләр, бәяләрне йөгәнләү өчен, экспортны вакытлыча чикләргә карар иткәннәр, күрәсең. Болай иткәндә җәй ахырына кадәр шикәр илдә калачак, базарда ул күбәячәк, димәк, бәяләр сизелерлек үсә алмаячак. Әлбәттә, бу бизнес өчен отышлы түгел, әмма хакимият өчен тотрыклылык та кирәк.

Безнең илдә бер менгән бәяләрнең әллә ни төшкәне юк әле, күтәрелмәсә – шул да яхшы. Росстатның соңгы мәгълүматлары буенча, бүген Русиядә шикәрнең бер килограммы уртача 73 сум тирәсе тора.

Русия шикәре дөнья базарында бик кыйммәт түгел, шуңа аңа ихтыяҗ зур. Сатып алучылар географиясе дә арта бара. Гадәттә, бездән шикәрне Әрмәнстан, Кыргызстан һәм Казахстан сатып ала. Бу сезонда аны безнең җитештерүчеләр Төркмәнстан, Әфганстан, Төркия, Төньяк Корея һәм Сенегалга да җибәрә башлады.

Гомумән, соңгы вакытта шикәрне экспортка озату нык арткан. Әйтик, элек аена 20-30 мең тонна чыгарылган булса, хәзер 120 мең тоннага кадәр җитә. Эшләр болай барса, ягъни экспортка чыгаруны тыймасалар, җәй уртасында илдә шикәр дефициты барлыкка килергә, нәтиҗәдә аның бәяләре кискен күтәрелергә мөмкин, дип фаразлый аналитиклар.

Шул ук вакытта хөкүмәт даими клиентлар өчен “ташлама” ясаган. Атап әйткәндә, Евразия икътисади берлеге илләренә 200 мең тоннага якын шикәрне озатырга мөмкин булачак. Әрмәнстанга – 28 мең тонна, Белоруссиягә – 5 мең тонна, Казахстанга – 120 мең тонна, ә Кыргызстанга 28,5 мең тонна экспортларга мөмкин. Экспортчылар арасында квоталарны Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүлеп бирәчәк.

***

Башкортстанга килгәндә, бездә ике шикәр заводы агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында чит илләргә 8,4 миллион долларлык продукт саткан. Бу 2019 елның шул ук чорына караганда 12 тапкырга күбрәк, дип хәбәр итәләр төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан.

Гомумән алганда, узган ел республика 71 мең тоннадан артык шикәрен экспортка озаткан. Моны акчага әйләндерсәк, 48,9 миллион доллар була.

Шунысын да әйтик: 2023 елгы чөгендер уңышын быел язга эшкәртеп бетерделәр – барлыгы 277 мең тонна шикәр җитештерелде. Әгәр бу күләмне республика халкына бүлсәк, һәр кешегә елына 55 килограммнан артык шикәр туры килә. Ә медицина нормалары буенча, татлы азык бер кешегә елына 8 килограммнан артмаска тиеш. Чынбарлыкта исә илдә кулланылган шикәр күләме бер кешегә елына 39 килограмм туры килә. Бу уртача һәр кеше көненә 100 граммнан артык татлы азык куллана дигән сүз.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: