Барлык яңалыклар

Артык йөк – артык бәла

Арбалары сыгылганчы йөк төягән машиналарны еш күрәсезме?

https://battime.ru
https://battime.ru

Яз-җәй чоры җиттеме – начар юллар проблемасы башлана. Хәер, ул проблема ел әйләнәсе дә кимегәне юк. Әмма җылы чорда авыр йөк машиналары аеруча күп йөри. Һәм аларның шактыена кирәгеннән артык йөк төялгән була. Республикада авырлык контроле пунктлары тиешенчә эшләмәгәнгә дә алар бер куркмый, арбалары сыгылганчы йөк төйи, күрәсең.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу атнада оператив киңәшмәдә, әлеге проблеманы күтәреп, авырлык габариты пунктларын тәртипкә китерергә кушты.

“Җиде үткәрү пункты 19 майда эшли башлый. Шулай итеп, барлыгы тугыз пунт булачак. Әлегә икесе ремонтта. Июнь башында “Ростелеком” белән бергә, яңа датчиклар куеп, эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз”, – диде транспорт министры.

Радий Хәбиров республика контроль идарәсе мәгълүматларына тукталды.

“Мин бу мәсьәләне хәл итмичә, туктамаячакмын.Тәртип урнаштырыгыз. Бездә авырлык контроле пунктлары саны арта. Ә штрафлардан акча азрак керә, димәк, пунктлар эшләми. Республиканың көньягыннан зарлар бик күп. 19 майда җиде пунктның барысының да эшләве турында хәбәр итегез. 19ыннан соң күчектерү булмаячак. Контроль идарәсе бездә эшләргә тиешле 13 пункт бар дип хәбәр итә. Әмма кайсыбер сәбәпләр аркасында 11 үлчәү контроле пункты эшләми. Алар эшләргә тиеш. Без юл фондына килергә тиешле 50 миллион сумны югалттык инде. Тәртип урнаштыруны сорыйм”, – дип кисәтте төбәк җитәкчесе.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: