Барлык яңалыклар

Кисәргә ярамый калдырырга

Өтерне кайсы сүздән соң куярга?

https://www.bashinform.ru/
https://www.bashinform.ru/

Быел яз җитү белән Уфа урамнарында агачларны кисә башладылар. Кайсыбер урамнар хәтта “шәрә” калды дияргә була. Мәсәлән, Ленин урамында берьюлы 43 агачны кискәннәр...

Бу хәлгә шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе шунда ук ризасызлык белдерде. Социаль челтәрләрдә “Уфада болай да яшеллек аз, хәзер бөтенләй таш шәһәргә әйләнә инде”, “сулар һава да калмый бит”, “агачларны ник кисәләр ул?” дигән язулар күбәйде. Җаваплы кешеләр аларны тынычландырып, киселгән агачлар урынына яңалары утыртылачак, дип ышандырырга ашыкты. Әйтик, Ленин районы башлыгы Олег Котов Уфаның юбилеена башкаланың үзәк урамын 50 юкә агачы бизәячәк дип вәгъдә итте.

Чынлап та, ничәмә еллар урамнарга ямь биреп үсеп утырган агачлар урынына төпсәләрне генә күрү кызгану хисе уята. Әмма агачларның да үз вакыты бар шул. Алар да картая, хәлсезләнә. Ә шәһәр шартларында алар,

белгечләр әйтүенчә, табигый мохиткә караганда, ике тапкыр азрак яши. Чөнки бетон белән асфальт су һәм һаваны начар үткәрә. Шуңа таш калада үсемлекләрнең тамыр системасы ныклы түгел. Көчле җил, давыл булганда алар авырга, машиналар, биналарга һәм, хәтта кешеләргә зыян китерергә мөмкин. Моны быелгы көчле җилләр дә раслады. Күпме машина өстенә агачлар ауды. Шуңа күрә картайган, корыган агачларны вакытында кисеп, алар урынына яшь үсентеләр утыртырга кирәк.

Кайсы агачларны кисәргә икәнлеген белгечләр хәл итә. Алар нәтиҗә ясамыйча, бер агач та киселми.

“Белгечләр урынга чыгып, агачларның торышын бәяли. Беренче чиратта күзгә күренеп торган кимчелекләр исәпкә алына: агачлар черегән, тамырлары өзелгән, бер якка авышкан, корыган, гөмбә белән зарарланган булырга мөмкин. Агачның торышына йогынты ясый торган бик күп сәбәпләр бар, – ди башкаланың Киров районы хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык идарәсе җитәкчесе урынбасары Илгизәр Мөхәммәтҗанов. – Уфа үзәгендә, Ленин, Карл Маркс урамнарында, Пушкин һәм Цюрупа урамнары участокларында киселгән агачлар “авария хәлендә” иде дияргә була”.

Кайвакыт беренче карашка яхшы күренгән һәм бернинди куркыныч тудырмас кебек агачлар да хәвефле булырга мөмкин.

“Агачларны кисү мәсьәләсен тиешле хезмәтләр берничә фактор нигезендә хәл итә. Инженерлык коммуникацияләре, юл челтәрләрен үзгәртү эшләрен дә күз алдында тотарга кирәк, – дип аңлата биология фәннәре кандидаты, Уфа фән һәм технологияләр университетының Табигать һәм кеше институтының экосистемалар лабораториясе мөдире Мария Лебедева. – Башкалада карт агачларның күбесен бүген алыштырырга кирәк. Һәм кайбер участокларда, чынлап та, тулысынча алмаштыру мөһим”.

Республиканың Экология министрлыгы каршындагы яшьләр советы рәисе Рөстәм Сәйфетдинов та: “Уфа, элекке кебек, горур һәм яшел шәһәр булып калсын өчен, агачларны әкренләп, этаплап яңаларына алыштырырга кирәк”, – ди.

Карт агачларны яңаларына алыштырырга кирәклеген һәркем аңлый. Ә аңлашылмаучанлык килеп тумасын өчен, шәһәр халкын бары алдан кисәтергә генә кирәк.

Әйтик, шәһәрдә күпләр Ленин урамындагы агачларны кисү турында ишеткән. Әмма шул ук Ленин урамында, Яңа күпер, Карл Маркс, Пушкин урамнарында 156 эре юкә утыртылганлыгы турында күпләр белми. Ә үзәк урамнарга тагын 250 агач утырту планы турында тагын да азрак беләләр.

Мәгълүмат аз булу уңаеннан Уфа мэры Ратмир Мәүлиев элек тә коммуналь хезмәткәрләргә мөрәҗәгать иткән иде инде.

“Нигә сез кешеләргә бер агач урынына өч агач утыртылачак дип әйтмисез? Ни өчен ниндидер өрәңге түгел, ә яхшы юкәләр утыртачакбыз дип әйтмисез?  Мәгълүмат бушлыгы сәбәпле канәгатьсезлек туа. Мин халык белән тулысынча килешәм. Әгәр синең өең янына килеп, агачларны кисеп китсәләр һәм ни өчен икәнен әйтмәсәләр, син гадел рәвештә ризасызлык белдерә аласың”, – дип кисәтте ул.

Шәһәр урамнарының матурлыгы өчен җаваплы хезмәтләр мэрның фикеренә колак салырлар, ә Уфабыз киләчәктә тагын да яшелрәк булыр дип ышанасы килә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: