Барлык яңалыклар

Маркировкасыз тәмәке сатучыны нәрсә көтә?

Һәрбер кеше дә акчаны хәләл хезмәт белән эшләп алса, илдә коррупция дә, җинаятьчелек тә булмас иде.

Маркировкасыз тәмәке сатучыны нәрсә көтә?
Маркировкасыз тәмәке сатучыны нәрсә көтә?

Һәрбер кеше дә акчаны хәләл хезмәт белән эшләп алса, илдә коррупция дә, җинаятьчелек тә булмас иде. Кызганычка каршы, хәрәм юл белән табыш алырга омтылучылар да бихисап шул арабызда.

    Мәсәлән, Бәләбәй шәһәрендә берничә ел – 2018 елның октябреннән 2022 елның августына кадәр – маркировкаланмаган  тәмәке саткан гаилә пары суд алдына басачак. Бәләбәй районара прокуратурасы гаепләү нәтиҗәсен раслады.

    “Бу гаилә парын алдан килешү буенча бер төркем кешеләр тарафыннан аеруча зур күләмдә ясалган маркасыз тәмәкеләр  сатып алуда, саклауда һәм сатуда гаеплиләр", - дип аңлатма бирәләр күзәтчелек ведомствосында.

   Маркировканың нәрсә булуын да аңлатып үтик.  Ул – товарга  махсус код салу. Аның буенча товарның исемен, составын, эшләнү урынын һәм датасын, шулай ук товар турында башка мәгълүматны белергә мөмкин. Шулай итеп, һәр товарның фабрикадан алып сатып алучыга кадәр юлларын күзәтеп була.

   Хокук саклау органнары бу гаилә парыннан  2,9 млн сумнан артык суммага 18 мең кап тәмәке тартып алган. Ир белән хатын гаепләрен танымаганнар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: