Барлык яңалыклар

Акчамны ялгыш икенче кешегә күчердем...

Аны кире кайтарып буламы?

Акчамны ялгыш икенче кешегә күчердем...
Акчамны ялгыш икенче кешегә күчердем...

Телефон номеры аша акча күчергәндә бер санга ялгыштым. 10 мең сумның кемгә киткәнен дә белмим.  Киңәш бирегез әле, акчамны ничек кире кайтарырга?

                                             Салават Нәҗметдинов.

     Ялгышып күчергән акчаны кире кайтару өчен акча алучының ризалыгын яки суд карарын алырга туры киләчәк, – дип аңлата бу хәлне адвокат Андрей Мисаров. – Банк акча күчерү операциясен  кире кага алмый, бу очракта  күчергән кешедә  гаеп бар – телефонда акча күчергәндә аны алучының исем-фамилиясе чыга, шуны искә алмагансыз, тикшермәгәнсез.

     Акчаны кире кайтару өчен аны алучының исем-фамилиясен һәм телефонын белү мөһим.  Бу җиңел түгел, чөнки банклар бу мәгълүматны гадәттә суд соравы буенча гына бирәләр.

    Әгәр дә акчаны  алучы белән элемтәгә керү мөмкин булса һәм ул акчаны кире кайтарудан баш тартса, адвокат ярдәме кирәк булачак. Акчаны алучы турында бөтен мәгълүматны белмичә торып,  кире кайтарту турында гаризаны үзаллы бирү мөмкин түгел.

Фото: avdet.org

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: