Барлык яңалыклар

“Имтихан тапшыра алмасаң, тормышың барып чыкмаячак...”

Укучыларны ничек кенә куркытмыйлар.

https://mykaleidoscope.ru
https://mykaleidoscope.ru

Тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт итиханнары башланачак.

Ни кызганыч, соңгы елларда әлеге имтиханнар укучылар өчен зур стресска әйләнде. Өстәвенә, кайсыбер ата-аналар белән укытучылар да куркытып торалар. Шул уңайдан бүген Уфа шәһәре хакимиятенең оператив киңәшмәсендә мэр Ратмир Мәүлиев, укытучылар һәм ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, укучыларны имтиханнар белән куркытмаска чакырды.

“Балаларны кирәгеннән артык куркытмасагыз иде. Аларны кайвакыт, әгәр имтиханнарны тапшыра алмасаң, тормышың барып чыкмаячак, дип куркыталар. Балалар өчен стресс тудырырга кирәкми. Барысы да мөмкин кадәр уңайлы булырга тиеш. Курку хисләре булмасын. Имтиханны тапшыра алмады икән – бернинди куркыныч юк. Ул бу предметны яңадан тапшыра ала. Юк икән – аңардан гына тормыш бетми”, – диде мэр.

Исегезгә төшерәбез, беренче Бердәм дәүләт имтиханнары 23 майда география, әдәбият һәм химия буенча узачак. 28 майда – рус теле, 31 майда математика буенча имтихан тапшырачаклар. Кайбер укучылар 4 июньдә – физика яки җәмгыять белеме, 7 һәм 8 июнь информатика яки химия буенча сынау тотачак. 11 июньдә биология, тарих һәм чит телләр буенча имтихан үтә. 13-21 июньдә резерв көннәр оештырыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: