Барлык яңалыклар

“Танышларыгыз булса, безгә чакырыгыз!”

Кая барма, белгечләр җитми! Укытучылар җитми, тәрбиячеләр җитми, табиблар җитми...

“Танышларыгыз булса, безгә чакырыгыз!”
“Танышларыгыз булса, безгә чакырыгыз!”

Башка шәһәрләрдә ничектер, белмим, ә менә Уфада (әллә башкала булганга) сәер бер күренеш сизелә: кешеләр саны арткан саен эшләүчеләр саны кими. Кая барма, белгечләр җитми! Укытучылар җитми, тәрбиячеләр җитми, табиблар җитми...

Инде авылларда картлар гына калып бара – бөтен яшьләр шәһәргә агыла. Биредә алар югары уку йортларына укырга керә. Яшерен-батырын түгел, бүгенге көндә укытучы һәм тәрбияче һөнәрен нигездә авыл балаларының сайлавын барыбыз да беләбез. Тик менә диплом алгач, алар кая була икән соң? Монысы мәгълүм түгел.

Статистика, тиешле ведомстволарның отчет саннары турында сүз алып  бармыйм. Үзем күргәннән чыгып, фикер йөртәм һәм сезгә дә шуны бәян итәм.

2016 елда зур улым Уфаның 173 санлы балалар бакчасына йөри башлагач, беренче тапкыр җыелышта ишеттем мин бу сүзне.

“Бездә тәрбияче ярдәмчеләре (няня) җитми. Әгәр безгә килеп эшләрдәй туган-тумачагыз, таныш-белешегез бар икән, чакырыгыз!” – диде балалар бакчасы мөдире. Һәр төркемгә берәү булмаса да, тәрбияче ярдәмчеләре табылып торды үзе. Я берничә төркем арасында йөгереп йөри, я тәбрияче үзе ташый, үзе ашата, үзе юа... Хәлдән чыгу юлларын тапкан чаклы таптылар. Икенче улым йөри башлаганда балалар бакчасында хәлләр шактый катлауланды. Күзгә күренмәгән “таҗлы зәхмәт” килеп чыккан ел иде ул. Коронавирус чирен таралуны кисәтү максатында балалар бакчаларының ишекләре ата-аналар өчен ябылды. Иртән ишек төбеннән кертеп җибәрәсең дә, кичен киенгән әзер баланы ишек төбеннән генә килеп аласың. Ә анда эчтә иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр тәрбияче берүзе 20-25 бала белән... Өстәвенә тәрбиячеләр чирли башладылар. Өлкәнрәкләре чирләмәсә дә, чир йоктырудан куркып, югалуны хуп күрде. Ике сменага бер тәрбияче кала башлады. Ул да чуеннан коелмаган, анысы да чирли... Нәтиҗәдә ишекнең теге ягында балаңны кем каршы алачагын да белмәгән чаклар артты. “Ни өчен шулай?” дигән сорауга бакча мөдиренең җавабы әзер иде: “Белгечләр җитешми. Таныш-белешләрегез, туган-тумачаларыгыз булса, чакырыгыз!” Эпидемия үтте, әмма балалар бакчасындагы тәрбиячеләргә кытлык калды. Иртә таңнан кичкә кадәр берүзе эшләп, үз балаларын, гаиләсен күрмәгән “безнең” тәрбияче дә гариза яза икән дигән хәбәр таралды.

–Мин бүген иртәнге дүрттә торып, керләремне җыеп, үтүкләп эшкә киттем. Көнозын 25 бала белән ялгызым. Кич өйгә кайтканда минем караватка аварлык кына хәлем кала. Ә бит минем дә мәктәптә укыган ике балам һәм ирем бар, –диде ул аклангандай.

Һәм эштән китте. Ә 25 бала калды. Төркемне кабул итеп алырлык алмаш тәрбияче дә, хәтта ашарларына таратып, савыт-сабаларын җыеп юарлык няня да калмады. Кем буш, шул кереп тора. Хафага төшкән ата-аналар шикаять яза башлагач кына, ниһаять, махсус шушы төркем өчен бер тәрбияче билгеләделәр. Анысы да китү белән яный башлагач, хәтта “сменщица” табылды. Тик без җиңел сулап, сөенергә өлгерә алмый калдык – аны кире алдылар. Баксаң, икенче төркем ата-аналары авылдан китерткән тәрбияче булган икән.

–Ике тәрбияче эшләвен теләсәгез, сез дә авылдан туганнарыгызны я күршеләрегезне чакырыгыз! Алар чакырды бит! – диде балалар бакчасы мөдире.

Болар аның гына яраткан сүзләре икән дип уйлаган идем. Менә балалар бакчасыннан чыгарбыз да, бу сүзләрне башка ишетмәм кебек иде...

Әмма көннәрдән бер көнне  инде мәктәптә укып йөргән олы улым дәрестән соң кайтты да уйчан кыяфәттә сорап куйды: “Әни, безнең туганнар арасында укытучылар бармы ул?”

Шунда ук сагайдым. Ә нигә сорыйсың әле, мин әйтәм.

–Болай гына... Безнең инглиз теле укытучысы чирләгән. Аны алыштырырга кеше юк. Сыйныф җитәкчесе туганнар арасында укытучылар булса, эшкә чакырырга кушты, – диде бала.

Безнең туганнар арасында инглиз теле укытучысы юк. Тик инглиз теле укытучысы табылса да, бу тема ябылмас, мөгаен. Чөнки 1 сыйныфка баручы балаларның ата-аналарын җыйганда башлангыч сыйныфка укытучылар җитешмәвен, һәр елдагыча бер потокта дүрт сыйныф түгел, ә өч кенә сыйныф тупланачагын әйттеләр. Әйе, искиткеч сабыр һәм чыдам булганнар гына шәһәрдә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли аладыр шул. 30 баладан торган ике (!) сыйныфка җитәкче булырга кирәк бит. Башта беренче  сменага килгәннәрен укытып кайтарып җибәрергә, аннан икенче сменага килүчеләргә дәрес бирергә кирәк. Моннан тыш, укучылар белән төрле экскурсияләргә йөрү (шул исәптән чит шәһәрләргә ), чараларда катнашу мәҗбүри. Ә иң мөһиме, ике сыйныфның ата-аналары белән дә уртак тел табып эшләргә кирәк. Чын дөресен әйтәм, күрәләтә туганнарыма мин мондый эш тәкъдим итмәс идем... Шуны аңлап микән, әлегә 1 сыйныфка төшүчеләрнең ата-аналарына туганнарын эшкә чакырырга өндәүче булмады.

Аның каравы, балалар поликлиникасында чакырдылар. Әлеге үзәккә үткән таныш тәкъдимне ишеткәч, ни көләргә, ни еларга белми аптырап калдым.

Ярты кыш буе лор-белгеч булмыйча изаландык. Бала сәламәтлеге өчен борчыласың бит инде. “Юллама бирегез, икенче поликлиникага җибәрегез. Болай булмый”,– дим. “Ә нишли алам соң? –ди үзе дә еларга җитешкән педиатр. – Белгечләр җитешми. Тар белгечлек буенча табиблар гына түгел, педиатрлар да, шәфкать туташлары да җитми. Җыелышларда бу хакта гел сүз кузгалтыла. Танышларыгызны чакырыгыз диләр безгә. Сезнең туганнарыгыз яки танышларыгыз арасында лор-табиб юкмы соң? Хәбәр бирегез аларга, безгә килсеннәр эшкә”.

Нәселең калын булуның нинди бәхет икәнен аңлар заман җиткән ләбаса! Әмма адым саен кирәк һөнәр буенча дипломлы туганнарны кайдан табып бетерергә икән соң ул? Шунысы аптырата... Ә тагын да ныграк аптыратканы: илебезнең һәр төбәгендә урнашкан югары уку йортларында укытучылыкка да, тәрбиячегә дә укыталар. Ел саен яшь белгечләргә диплом биреп чыгаралар.  Менә шул дипломнарны алгач,  алар кая югала икән соң?..

P.S.Кичәле-бүгенле тешем сызламакчы булып тора... Туган-тумачалар арасында теш табибларын барлап чыктым инде чыгуын, шулай да башта яшәү урыны буенча стоматологиягә барып карыйм микән дим. Хәер, анда авызыңны гына бушка ачтыралар инде... Шуңа күрә бу  юлы туганнарны таптырмаслар...

Фото: antipotok.ru

 

 

 

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: