Барлык яңалыклар

Тирескә дә бәйләнәләр

Тирес һәм тизәкне саклау, илтү, эшкәртү, сату таләпләрен үтәргә кирәк, ди. 

pikabu.ru
pikabu.ru

Тирес һәм тизәкне саклау, илтү, эшкәртү, сату таләпләрен үтәмәгән өчен штраф салыначак. 

Сенаторлар "терлекчелекнең өстәмә продуктлары белән эш итү таләпләрен үтәмәгән өчен" дигән административ җаваплылык турындагы законны апрель аенда хуплаган иде. Әйтергә кирәк, "терлекчелекнең өстәмә продуктлары" булып авыл хуҗалыгы малларын тотканда барлыкка килгән тирес, тизәк, асларына салына торган түшәмә, терлек тоткан урында барлыкка килә торган сыеклыклар санала.

Тирес һәм тизәкне саклау, илтү, эшкәртү, сату таләпләрен үтәмәгән өчен штраф салу турындагы закон бүген, 3 майда, үз көченә керде.

Штраф күләме вазифа билүчеләр өчен – 30-40 мең сум, шәхси эшкуаларга – 50-60 мең, юридик затлар өчен 250-350 мең сум карала. Шәхси эшкуарларның һәм юридик затларның эшчәнлекләрен 90 тәүлеккә кадәр туктатырга мөмкиннәр.

Ел дәвамында кабат тәртип бозган өчен вазифаи затларга – 40-50 мең сум, шәхси эшкуарларга –  60-70 мең, юридик затларга 350-450 мең сум штраф салулары бар.

Әгәр дә тирес һәм тизәкне дөрес сакламау, эшкәртү һәм илтү кешеләрнең сәламәтлегенә яки тирә-як мохиткә зыян салса, эпидемиягә яки эпизоотиягә  (мал-туар арасында йогышлы авыруның киң таралуы) китерсә, штрафлар күләме тагын да зуррак. Вазифаи затлар өчен – 50 меңнән 60 мең сумга кадәр, шәхси эшкуарларга – 80нән 90 мең сумга тиклем, юридик затлар өчен 500 меңнән 600 мең сумга кадәр штраф карала. Соңгы икесе өчен эшчәнлекләрен 90 тәүлеккә кадәр туктату яный.

Шулай ук Роспотребнадзор терлекләрне ташу, күчерү кагыйдәләрен яки терлекчелек продуктларын әзерләү, эшкәртү, саклау кагыйдәләрен бозу белән бәйле эшләрне дә караячак.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: