Барлык яңалыклар

Һәйкәлләр белән көрәш

Заманында илебезнең кайсы шәһәренә, поселогына барма мотлак рәвештә Ленин һәйкәле тора иде.

Һәйкәлләр белән көрәш
Һәйкәлләр белән көрәш

Билгеле булуынча, Көнчыгыш Европа илләрендә совет һәйкәлләренә каршы көрәш бара: аларны сүтәләр, җимерәләр. Исемлеккә теркәп санаганда сүтелгән һәйкәлләр саны меңнәрчә булыр иде.

Үткән атнада Бөек Октябрь Социалистик революция юлбашчысы Владимир Ильич Ленинның тууына —154, вафат булына 100 ел тулды. Заманында илебезнең кайсы шәһәренә, поселогына барма мотлак рәвештә Ленин һәйкәле тора иде.

 Русиядә ул чорда Ленинга багышланган күпме һәйкәл куелгандыр — бу хакта төгәл исәпләүләр алып барылмаган. Якынча исәпләүләр буенча кимендә 7 мең дип атала.  СССР таркалганнан соң, аларны актив рәвештә сүтмәделәр, ләкин искергән, ремонт таләп ителә дигән сылтау белән бер өлешен алдылар һәм кире урынына куймадылар.  Әлеге көннәрдә 6 меңләп һәйкәл  булырга тиеш дигән күзаллаулар бар.

         Украинада Совет чорында Ленин һәйкәлләрен санаганнар һәм 5015 сынны дәүләт исәбенә куйганнар.  Һәйкәлләрне сүтүнең беренче дулкыны 1991 елда башланса, икенчесе  — 2014 — 2015 елларда. Бүгенге көндә исә анда Ленинның бер һәйкәле дә юк.

         Белоруссиядә 1980 нче еллар ахырында республикадагы һәйкәлләр хакында зур белешмә дөнья күргән. Мәгълүматларга ярашлы, 600гә якын һәйкәл булган.  Бүгенге көндә шуларның 400ләбе «исән».  Предприятиеләр территорияләрендә урнаштырылганнарын сүткәннәр.

         Казахстанда да Русиядәге сыман һәйкәлләр исәбе алып барылмаган.  Якынча исәпләүләргә ярашлы, 500ләп булган. СССР таркалгач, аларга кагылмаганнар, киресенчә, Ленин һәйкәлләрен махсус паркларда саклыйлар икән. Казахстан мәдәният министрлыгы  исәпләүләренә ярашлы, 159 сы сакланган.

         Молдавиядә Ильичның 80 монументы булган. СССР таркалгач күбесен сүткәннәр.  2000 нче елларда властька Владимир Воронин килгәч, аларның бер өлешен «аякка бастырганнар».

            Урта Азия һәм Кавказ арты республикаларында Ленин һәйкәлләре аз булган.  7 республикада 300гә якын монумент булган.  Кыргызстан һәм Таҗикстанда күпчелеге сакланган. Әрмәнстан, Әзербайҗан һәм Төрекмәнстанда  хәзер берәү дә калмаган.

            Балтыйк буе илләрендә 160-ка якын булган. Шуның йөздән артыгы — Литвада. 1990 нчы  елларда барысын да диярлек сүткәннәр.

 

Фото: wiki2.org

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: