Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
19 апрель , 13:14

Җан турында фәнни ачышлар

Үлгәннән соң җан яшиме?

Җан турында фәнни ачышлар
Җан турында фәнни ачышлар

Кешеләр меңнәрчә еллар бу сорауга җавап эзлиләр һәм анык кына җавап таба алмыйлар. Әлегә...
Шушы сорауга җавап эзләп Америка һәм Бөек Британия галимнәре зур тикшеренү үткәргәннәр. Алар кеше аңын квант дәрәҗәсендә тикшергәннәр һәм шундый нәтиҗә ясаганнар: кеше үлгәннән соң да җан яшәвен дәвам итә!
Гыйльми җәмәгатьчелек үлгәннән соң җанның квант дәрәҗәсендә сакланып калынуын таныган. Хәлбуки, аңның төгәл билгеләмәсе әлегә булмаса да, квант механика өлкәсе белгечләре тән туфракта череп беткәч тә җан сакланып кала дип саныйлар.
Бөек Британия физиклары җан турындагы мәгълүматның квант дәрәҗәсендә саклануы турындагы фаразны белдергән. Шуңа ярашлы, ул мәгълүмат аксым микроторбачыкларында саклана, алар исә кеше үлгәннән соң җиһанга тарала.
Бу ачыш үлгәннән соң җанның яшәвен дәвам итү концепциясенә гыйльми нигезләмә бирә. Германиянең Мюнхень каласындагы Макс Планка институты галимнәре бу карашны яклап чыккан. Алар кеше үлгәннән соң чиксезлек белән очраша дип фаразлый.
Әйткәндәй, җан һәм баш миен өйрәнүе белән танылган академик, нейрофизиолог, күп еллар кеше баш миен, аңны өйрәнүче институтны җитәкләгән галимә Наталья Петровна Бехтереваның бу өлкәдә 400дән артык хезмәте барлыгы билгеле. Галимәнең бабасы Владимир Михайлович Бехтерев та гомерен кеше аңы һәм җанына бәйле сорауларны өйрәнүгә багышлаган олы галим. Бу галимнәрнең дә фәнни хезмәтләрендә ассызыкланган төп фикер: кешенең җаны үлемсез, кеше өчен үлем юк!Аның җаны икенче халәткә генә күчә.

Фото: pravlife.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: