Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
15 апрель , 13:38

“Оят булырга тиеш”

Дүрт район республика җитәкчесенең йөкләмәсен үтәмәгән.

vlad.mk.ru
vlad.mk.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәтнең бүгенге киңәшмәсендә республика шәһәр-районнарын пычрак өчен тәнкыйтьләде.

“Быел яз иртәрәк килде, кар иртәрәк эреде. Гадәттә, без капиталь чистартуны бераз соңрак башлый идек. Бүген мин шәһәрләрнең һәм район үзәкләренең чисталыгы белән канәгать түгел, бер генә шәһәрне дә чиста дип әйтә алмыйм. Әйдәгез, чисталык урнаштыра башлыйк. Бу сезнең төп бурычыгыз", – диде ул муниципалитет башлыкларына төбәп.

Ә дүрт районда – Әлшәй, Зилаер, Краснокама һәм Нуриманда республика җитәкчесенең су сиптереп юучы машиналар сатып алу буенча йөкләмәсе үтәлмәгән.

“Минем күрсәтмә үтәлмәгәнлеге турында хәбәр иттеләр. Дүрт муниципалитетта су сиптереп юучы машина юк. Оят булырга тиеш. Әгәр дә сездә анда чисталык балкыса, бәлки, мин эндәшмәс тә идем. Ә бит һәр районга 2022-2023 елларда коммуналь техника сатып алуга бюджет акчалары бирелде. Шуңа карамастан, су сиптереп юуа торган техника сатып алуга контрактлар төзелмәгән. Ни өчен дүрт районда мондый техника юк? Аңлатыгыз миңа”, – дип күрсәтмә бирде Радий Хәбиров.

Ул шәһр-районнардагы коммуналь техниканың язгы-җәйге чорга әзерлек дәрәҗәсе белән канәгать булмавын да әйтте. Контроль идарәсе мәгълүматы буенча, бүгенге көндә 14 муниципалитетта гына әзерлек дәрәҗәсе югары: алар – Уфаның Ленин һәм Октябрь районнары, Агыйдел, Баймак, Белорет, Бөре, Дүртөйле, Бәләбәй, Ишембай, Мәләвез, Октябрьский, Салават, Стәрлетамак, Сибай, Учалы шәһәрләре.

Уфаның Дим, Калинин, Киров, Октябрь, Орджоникидзе районнары, шулай ук Благовещен, Дәүләкән, Күмертау, Нефтекама шәһәрләрендә әзерлек дәрәҗәсе уртача дип бәяләнә.

“Яңадан мониторинг нәтиҗәләре буенча, Уфаның Совет районында һәм Туймазыда тазалык урнаштыру техникасының торышы үзгәрмәгән, сезонга әзерлек түбән булып кала. Сез анда селкенегез. Мин бу сорауны ике атна элек күтәрдем. Бу шаяру түгел. Бу сезнең турыдан-туры бурычыгыз, – дип кисәтте төбәк җитәкчесе. – Учалылардан үрнәк алыгыз, аларда санитар пәнҗешәмбе бар. Безнең шәһәр һәм район үзәкләре чиста булырга тиеш”.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: