Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
15 апрель , 13:47

Гаилә сабаклары

Аны балаларга кем өйрәтергә тиеш?

https://vk.com
https://vk.com

Быел 1 сентябрьдән мәктәпләрдә өлкән сыйныф укучылары өчен “Гаилә белеме” дәресе кертелә башлый. "Бу предмет “Мөһим нәрсә турында сөйләшү” сәгатьләрендә яки сыйныфтан тыш эш кысаларында өйрәтеләчәк. Алдан ук шуны әйтәсем килә, бу без гадәтләнгән дәрес булмаячак. Ул укытучы белән балалар арасында ышанычлы сөйләшү булырга тиеш. Гаилә кыйммәтләренә басымны мәктәп эскәмиясеннән үк ясаячакбыз", – диде вице-премьер Татьяна Голикова.

Гаилә белемен мәктәпләрдә аерым дәрес итеп укытырга кирәклеге турында сүзләр күптән йөри инде. 2023 ел башында Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Нина Останина (КПРФ) Русиянең барлык мәктәпләрендә дә “Гаилә белеме”н кертергә кирәк дип тәкъдим иткән иде.

Депутат Татьяна Ларионова да әлеге дәресләр күп балалы гаиләләр санын арттырырга һәм аерылышулар санын киметергә ярдәм итәчәк дип исәпли. “Без упкын читендә. Гаилә кыйммәтләре белән шөгыльләнә башламасак, балалар чит илләрнең агрессив һөҗүменә каршы тора алмаячак”, – диде ул узган елның июлендә.

Былтыр көз Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Анна Кузнецова да бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде. “2022 ел нәтиҗәләре буенча Русиядә һәр өч никахка ике аерылышу туры килә, аларның яртысы беренче биш елда аерылыша. Нәтиҗәдә, гаиләләрнең 38 процентында ата-аналар балаларын ялгызлары тәрбияли. Бу мәгълүмат шуны күрсәтә: яшьләргә кайвакыт гаилә турында дөрес күзаллау, җаваплы ата-ана, гаилә кыйммәтләре турында белем җитми. Зур, ныклы гаиләләр булдыру өчен бүгенге мәктәп укучыларына, булачак ата-аналар буларак, гаиләнең ни өчен кирәклеген аңлату мөһим”, – диде ул.

Мәктәпләрдә гаилә темасына бөтенләй игътибар бирелми түгел. Җәмгыять белеме һәм башка гуманитар дәресләр кысаларында гаилә кыйммәтләре турында белем бирелә. Бүген илнең 40 төбәгендә бу курс хәтта мәктәп программасында укытыла башлады (җәмгыять белеме курсы кысаларында). Кайдадыр 5нче сыйныфтан алып барыла, кайдадыр – 9нчы сыйныфтан. Әмма түрәләр, гаилә мәсьәләләрен аерым дәрескә әйләндереп, Русиянең демографик чокырга тәгәрәвен туктату өчен нигез салырга өметләнәләр, күрәсең.

Чөнки, ни кызганыч, хәзерге катлаулы заманда ата-аналарның балаларны тиешенчә тәрбияләргә вакытлары юк, кайсыберләренең аңлату осталыгы җитми, диләр. Ә бит балаларның килчәктә бәхетле булулары, яхшы укуга караганда да мөһимрәк.

Останина фикеренчә, югары сыйныфларда гаилә хокукы нормаларын өйрәнергә, гаиләдә көч кулланган өчен Җинаять кодексының нинди маддәләре барлыгын сөйләргә һәм хәтта башка илләрнең гаилә хокукын өйрәнергә кирәк. “Безгә, Дәүләт Думасы комитетына, еш кына чит ил кешеләренә кияүгә чыккан һәм аерылышканнан соң үз балаларын ала алмаган хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, Италиядә балалар әтиләре белән калалар, – ди Останина. – Әгәр никах килешүендә кәләш үз шартларын билгеләсә, ул күп проблемалардан кача алыр иде. Ә бу контракт булмаса, без дә, Чит ил эшләре министрлыгы да аңа ярдәм итә алмыйбыз”.

Аның сүзләренчә, Гаилә белеме дәресләренең әһәмияте зур булачак. “Яшьләр никахның бөтен җаваплылыгын аңларга тиеш, чөнки бу адым зур бурычлар йөкли. Шуңа дәресләрдә никахның әхлакый һәм хокукый аспектлары турында белем биреләчәк. Ә җенси тәрбия – гаилә эчендәге мәсьәлә. Бу бик нечкә тема, һәм без аңа тыгылырга хокуклы түгел”, – дип бәян итте депутат.

Әлегә Гаилә белеме буенча бердәм программа юк. Уку әсбаплары һәм методик материалларны, төбәкләрдәге барлык тәҗрибәләрне туплап, гомумиләштерәп, Мәгариф министрлыгы карамагындагы Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты әзерләячәк, диде Останина.

Гаилә фәнен кем өйрәтәчәк икәнлеге дә төгәл билгеле түгел. Аны укыту өчен нинди белгечләр кирәклеген аңлау әлеге дәресләрнең эчтәлеге формалаштырылганнан соң барлыкка киләчәк, диләр.

Әйтергә кирәк, укучыларга гаилә мөнәсәбәтләрен өйрәтү фикере яңалык түгел. Мәктәп укучыларына гаилә тормышының нәрсә икәнен аңларга ярдәм итә алырлык дәресләр концепциясе СССРда ук барлыкка килгән. 1982нче елда мәктәпләрдә “Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе” дәресе укытыла башлый. Бу кулланма Клара Цеткин һәм Лев Толстой, Сухомлинский кебек фикер ияләренең, педагогларның мәкаләләр җыентыгы була.

Курсны алып барырга махсус әзерлекле педагоглар булмый. Бүтән фәннәр буенча укытучылар аны бик формаль алып баралар, укучылар да артык кызыксыну белдерми. Нәтиҗәдә, тәҗрибә курсы киң таралыш ала алмый һәм 1992 елда уку планыннан алына.

Бу тема 2008 елда, илдә игълан ителгән “Гаилә елы”нда, яңадан күтәрелгән иде. Шуннан соң, киләсе елда кайбер төбәкләрдә 10-11 сыйныфлар өчен “Гаилә тормышының әхлакый нигезләре” факультатив буларак кертелә башлады.

2017 елда Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова “Гаилә белеме” (яки, ул әйтмешли, “Гаилә бәхете”) курсын гуманитар дәресләр кысаларында мәҗбүри программага кертергә тәкъдим итте. 2021 елда җәмгыять белеме буенча яңа дәреслеккә “Гаилә белеме” бүлеге кертелде. Һәм 2024 елда – Гаилә елында – “Гаилә белеме” дәресе укытыла башлый.

***

Әлеге мәкаләне әзерләгәндә билгеле совет педагогы Василий Сухомлинскийның сүзләре искә төште. Ул заманында болай дигән: “Тормыш урта мәктәпнең югары сыйныфлары өчен гаиләдәге мөнәсәбәтләр мәдәнияте, никах, бала туу һәм тәрбияләү турында курс кертүне таләп итә. Һәм бу курсны рухи яктан бай, әхлакый яктан матур кеше укытырга тиеш. “Гаилә. Никах. Мәхәббәт. Балалар” дип аталган фән башка фәннәрдән мөһимрәк тә әле. Мине математика һәм башка табигый фәннәрнең ролен түбәнсеткән кебек аңламасыннар. Ләкин кеше турында белем тагын да мөһимрәк. Әгәр дә бүген түгел икән, димәк, иртәгә мәктәп уку планында кеше мөнәсәбәтләре мәдәнияте турында предмет беренче булып торачак, чөнки без кеше гасырында яшибез”.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: