Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
12 апрель , 10:46

Кайда гаилә хыянәтләре күбрәк?

Бер оешма дөньяның төрле илләрендә гаилә парларының хыянәте турында мәгълүмат җыйган.

Кайда гаилә хыянәтләре күбрәк?
Кайда гаилә хыянәтләре күбрәк?

Русия тормыш иптәшләренә тугрылык сакламаган илләр исемлегенә кергән.
Хәләл җефетләренә иң нык тугрылык сакламаучы парлар Америкада яши диелгән World Population Review проекты мәгълүматларында. Әлеге оешма дөньяның төрле илләрендә гаилә парларының хыянәте турында мәгълүмат җыйган.
Оешма үткәргән сораштыруларга ярашлы, америкалыларның 71 проценты бер тапкыр булса да тормыш иптәшенә хыянәт иткән. Сөяркәләр еш кына элек бер-берсе белән таныш булган.
Мактаулы булмаган бу исемлеккә Русия дә эләккән: ул исмелек башындагы ун ил арасында тора. Аңа кадәр АКШ, Германия, Бөек Британия, Таиланд, Бразилия һәм Франция урын алган. Сораштыруда катнашкан русиялеләрнең 53 проценты хәләл җефетләренә хыянәт итүләрен һәм еш кына таныш булмаган кеше белән җенси бәйләнешкә керүләрен таныганнар.
Исландия, Гренландия һәм Ирландиядә тормыш иптәшләренә хыянәт итүчеләр нисбәте 15 проценттан артмаган.

Фото: pandaland.kz

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: