Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
12 апрель , 08:41

Ак әбиләр саклап яши мең дәверлек халык кыйбласын

Авыллар да бар, әбиләр дә бар... Әмма...

Ак әбиләр саклап яши мең дәверлек халык кыйбласын
Ак әбиләр саклап яши мең дәверлек халык кыйбласын

Күптән түгел театрда бер әбине күрдем. Милли-мәдәни чараларда өлкән яшьтәге хатын-кызларны очрату гаҗәп хәл түгел, әлбәттә. Әмма ул башкалардан аерылып тора иде. Нәрсәсе белән аерылганын да аңлый алмадым башта. Ниндидер нурлы диимме соң?.. Якын шундый, җылылык бөркелеп торган... Шактый карап торгач кына серенә төшендем: аның башында дүртпочмаклап бәйләнгән ак яулык икән. Үзебезнең татар әбисе. Хәзер инде спектакльләрдә сәхнәдән генә күреп, китапларда гына укып була торган чын Ак әби иде ул.
Ак әби диюгә, сезнең дә күз алдыгызга чал чәчле, яулыгын ияк астына китереп бәйләгән, тешләре төшкәнлектән иреннәре бераз эчкә батса да, сөйкемлелеген югалтмаган, күзләренең төсе тоныкланса да, нур бөркелеп торган мөлаем әбиләр килеп басамы? Әйе, кемдер аларны Ак әби дигәндер, кемнеңдер Алма әбисе, Чибәр әбисе, Мулла әбисе, Күрше әбисе, Иркә әбисе булгандыр. Төрле исемнәр белән эндәшелсә дә, үзләре алар бертөрле булган инде. Яшьлек еллары сугыш чорына туры килгәнлектән дөньяның ачысын-төчесен татыган, сабыр була белгән, авырлыкларга түзгән кешеләр алар. Балаларча самими, гади, киң күңелле. Үзләреннән мәрхәмәтлелек, җылылык бөркелеп тора...
Сузылып киткән авыл урамнарының капка төпләрендәге әле бер, әле икенче эскәмиясендә икәүләп-өчәүләп, кайчагында хәтта дүртәүләп утырып алырлар да, хәл-әхвәл белешеп, дөнья хәлләрен сөйләшерләр иде. Шул ук вакытта аларның кайсысыдыр койма буендагы яшел чирәмдә инә казга ияреп чемченеп йөргән бәбкәләрен искә алып утыра, кайсысыдыр урам тузанында уанап, мәш килгән күрше-тирә балаларына күз-колак булып тора. Шул балаларга дип кенә җылы камзул кесәсенә махсус бер-ике суыра торган кәнфит, я булмаса өрек яки как салына. Кайвакыт хәтта каен тузыннан ясалган сагыз да килеп чыгарга мөмкин. Кояш күчкән саен алар да урамның әле бер, әле икенче ягындагы эскәмиягә күчеп утыра. Көн дәвамында урамнан кемнең үткәне, кем капкасына кемнең кергәнлеге, аның кайчан чыкканлыгы - боларның берсе дә ак яулыклы әбиләрнең игътибарыннан читтә калмый, әлбәттә.
Ә ул әбиләрнең тезелешеп Коръән ашларыннан кайтулары үзе бер матур күренеш иде бит. Гадәттәгедән купшырак итеп, эре чәчәкләр төшкән ситсы күлмәкләре өстеннән ашка гына йөри торган эчке кесәле камзулларын киеп, ап-ак яулыкларын дүртпочмаклап бәйләп, кызыл эчле кара кәлүшләрен ялтыратып җай гына атларлар иде...
Ак әбиләр – ак күңелләр алар,
Көн дә кыла ихлас догасын.
Ак әбиләр саклап яши әле
Мең дәверлек халык кыйбласын.
Әлеге шигырь юлларының кемнеке икәнлеген хәтерләмим, әмма ул юллар Ак әбиләргә мәдхия төсле яңгырый. Манаралар киселгән, дин тыелган заманнарда да халкыбызның ак яулыклы әбиләре динебезне күз карасы кебек саклап калган: уразасын тоткан, намазын калдырмаган, Коръән ашларын үткәргән. Динне генә түгел, гореф-гадәтләрне, миллилекне саклаган алар. Күренекле мөселман галиме, язучы Шиһабетдин Мәрҗани “Милләтне өч әйбер саклый: тел, кием, гореф-гадәт” дигән.
Ни кызганыч, бүген авыл урамнарын кат-кат урасаң да, авыл уртасына басып, кычкырып еласаң да, ак яулыклы әбиләрне очрата алмыйсың. Авыллар да бар, әбиләр дә бар... Ә авылның нуры булып яшәгән Ак әбиләр юк.
Өлкән яшьтәге хатын-кызларның күбесе яулыксыз. Хәзер авылларда икешәр-өчәр буын бер түбә астында гомер кичерми. Балалар авылларда, гомумән, кунак кына. Кая инде әбиләргә ап-ак оекбаш, матур күлмәк киеп, ак яулык бәйләп капка төбендә утыру?! Аларның вакыты юк, кырык якта кырык эше кырылып ята. Бакчасы, эре малы булмаса да, кош-корты бар. Аларны карарга, ашатырга кирәк. Аннары саклап утырырга казы да, күршесендә бала-чагасы да юк. Булса да, күрше баласын кем карасын хәзер?! Беренчедән, балалары артык көйле, җайларына гына торырга кирәк, икенчедән, әти-әнисе сабыена дөрес тәрбия бирү ниятеннән аны район үзәгендәге балалар бакчасына йөртүне хуп күрә, “төрле яклап үстерә”. Тәпи басуга түгәрәкләргә биреп, биергә-җырларга өйрәтәләр, бәйгеләргә йөртәләр, грамоталар җыялар. Анысы чәбәкәйләп утырган әби-чәбигә концерт кую түгел инде. Хәер, замана балалары капка төбендә концерт куюны күз алдына китерә ала микән... Юктыр.
Уйлап карасаң, сәер килеп чыга: дин популярлашкан, мәчетләр ачылып, ифтарлар үткәрелгән бүгенге заманда дин тыелган теге чорның ак яулыклы әбиләрен сагынып утырам була түгелме соң? Һәр авылда мәчет бар. Ни генә димә, күпчелек анда апалар-әбиләр йөри. Билгеле, яланбаш түгел. Тик дин юлына басып, мәчеткә йөргән мөселман апалары-әбиләре татар халкына һич кенә дә хас булмаганча “төренеп” киенүне хуп күрә шул. Гарәп илләреннән кергән киенү стилен үз итә. Юк, һич кенә дә ямьсез түгел. Ул күлмәкләрнең хакы да очсыз түгел, беләм. Әмма безнеке түгел шул, татар халкыныкы түгел. Безнең Ак әбиләрнең күлмәк итәкләре аякларына уралып йөрмәде. Башларындагы яулыклары да урап-урап бәйләнми иде. Әмма аңа карап кына чәч-башлары тузмады. Чөнки еллар барган саен юкара-юкара нечкәреп беткән чәч толымын кисмичә, таракка урап куялар иде.
Аштан-ашка да бик сирәк йөри хәзер әбиләребез. Чөнки өйдә Коръән укытып, аш үткәрүләр мәшәкатьле эш санала. Барысы да эшләнә. Әмма я берничә кеше генә чакырып, я өйдән читтә. Соңгы елларда мәчетләрдә ифтар уздырулар популярлашып китте. Алтын уртаклыкны саклаганда, бик матур күренеш. Тик читтән кайткан туганнарын да мәчет янында каршы алып, үз өйләренә чакырып та тормыйча, мәчет капкасыннан озатып калу очракларын ишеткәч, уйга каласың шул...
Кечкенә авылларда да, зур шәһәрләрдә дә ифтарларга матурдан-матур киенеп, яулыкларны төрлечә бәйләп баралар. Ислам әхлагы буенча хатын-кыз һәрвакыт башына ак яулык бәйләп йөргән. Бер яктан, башын эсседән саклаган, ә икенче яктан ак төс – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе саналган. Шуңадыр да ак яулык баш киеме генә түгел, ул динебезнең аерым бер бизәге булып тора. Ә дүртпочмаклап бәйләгән ак яулык милләтебезнең җәүһәре.
Әйдәгез, әниләребезгә, апаларыбызга, әбиләребезгә бәйрәмнәрдә акча түгел, ә матур ак яулыклар бүләк итик. Һәм алар ул яулыкларны, шифоньерларда, сандыкларда сакламыйча, үзебезчә– татарча матур итеп бәйләсен! Яулыклар ак булган саен адәм балаларының күңелләре дә чистарыр, пакьләнер, бәлки...
...Авылга кайткан саен урамның теге очыннан, ак яулыкларын төзәтә-төзәтә әбиләрнең тезелешеп аштан кайтканын күрермен төсле. Бәхетле үскәнбез без. Авылларыбызда Ак әбиләребез булган. Киләчәк буыннарның да Ак әбиләре, Алма әбиләре, Мулла әбиләре булсын иде.
Фото: photo-faces.com

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: