Әлеге сорауга дөньядагы иң популяр актерларның берсе ДЖЕККИ ЧАН болай дип җавап биргән.
“Мин бервакыт шундый акыллы сүзләр ишеттем.
Синең авыр эшең – һәр эшсезнең иң зур хыялы.
Синең тыңлаусыз елак балаң – һәр баласызның иң зур хыялы.
Синең кечкенә йортың – һәр йортсызның иң зур хыялы.
Синең аз-маз акчаң – хәер эстәүченең иң зур хыялы.
Синең вакыт-вакыт борчыган сәламәтлегең – терелә алмаслык авыр чирленең иң зур хыялы.
Синең җан тынычлыгың, тыныч йокың, ризыклы табының – илендә сугыш барган һәр кешенең иң зур хыялы.
Булганның кадерен белергә кирәк, чөнки иртәгә нәрсә буласын беркем белми...”