Барлык яңалыклар

Бер үк кеше кергән төшләренә...

Ышаныргамы бу хәлләргә, юкмы?

Бер үк кеше кергән төшләренә...
Бер үк кеше кергән төшләренә...

Нинди генә төшләр керми адәм баласына: шыбыр тиргә батып, куркып уянырга мәҗбүр иткәннәре дә, шатлыклы хисләргә чорнап, әсәрләнеп уятканнары да... Уйга салганнары да була. Түбәндә сүз барачак төш тә үзенең сәерлеге белән аерылып тора.

    Эш шунда – 2005  елның гыйнварында Нью-Йоркта танылган психиатрга килгән пациент ханым төшендә күп тапкырлар бер ир-атның йөзен күрүе турында сөйләгән. Ул төштә йоклап яткан хатынга  шәхси тормышына кагылышлы киңәшләр биргән. Шул ук вакытта пациент бу кешене беркайчан да очратмавын белдергән. Аның хәтта аңа охшаган танышлары да юк икән.

   Билгесез кешенең портретын сурәтләгән рәсем берничә көн дәвамында психиатр өстәлендә онытылып яткан. Психиатрга башка пациентлар да килгән. Шуларның берсе бу портретны күреп, “нәкъ менә бу йөз минем төшемә еш керә” дип белдергән.  Ул пациентның да төштәге иргә охшаш танышлары булмаган.

   Тәҗрибәле психиатрны бу сүзләр бик кызыксындырган. Ул портретны хезмәттәшләренә җибәрә, аларда да кабатлана торган төшләр белән авырган пациентлар була. Шаклар катарлык – берничә  ай эчендә тагын дүрт пациент билгесез кешене таныган! Бер үк кеше берничә кешенең төшенә кергән. Аны “теге кеше” дип атый башлаганнар.

   Киләсе 10 ел эчендә ким дигәндә 2 мең пациент шушы ук кешене төштә күрүләрен белдергән. Алар дөньяның төрле шәһәрләрендә яшәгәннә – Лос-Анджелеста, Берлинда, Сан-Паулуда, Пекинда, Римда, Тегеранда, Стокгольмда, Барселонада, Делида...

   Төштә бер үк кешене күргән кешеләр арасында бернинди туганлык билгеләнмәгән. Аларның  кызыксынулары, гадәтләре, менталитеты бөтенләй башка.  Иң гаҗәбе – алар төшләрендә күргән йөзне бервакытта да чын тормышта очратмаулары турында әйткәннәр. Әмма  ул барсының да төшенә килә һәм тормыш проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәргә тырышып, киңәшләр бирә.

     Фото: aroma-avenue.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: