Барлык яңалыклар

Уфадагы бер мәктәпкә штраф салганнар

Сәбәбе нидә?

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Уфада прокуратура таләбе буенча белем бирү учреждениесенә балигъ булмаганнар арасындагы вакыйга сәбәпле штраф салганнар. Бу эшне Совет районы прокуратурасы тикшергән.

“2023 елның декабрь аенда  мәктәптә дәресләр вакытында үсмерләр арасында (аларның берсе – укучы түгел) низаг чыккан. Дүрт үсмер үзләренең яшьтәшен  мыскыл иткән һәм аңа карата көч кулланган. Тикшерү бу хәлнең  мәктәп персоналы үз бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәве аркасында килеп чыккан дигән нәтиҗәгә килгән”, – диләр БР Прокуратурасында.

Прокуратура башлангычы белән мәктәпкә “мәгарифкә хокукны һәм мәгариф турында законнарда каралган белем бирү учреждениеләрендә укучыларның хокукларын һәм ирекләрен бозу” маддәсе буенча  50 мең  сум күләмдә штраф салганнар. Моннан тыш, район хакимияте башлыгы адресына мондый фактларны булдырмау буенча өстәмә чаралар күрүне таләп итеп тәкъдимнәр кертелгән, прокурор реакциясе актын карау нәтиҗәләре буенча гаепле вазыйфа биләүче затлар дисциплинар  җәзага тарттырылган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: