Барлык яңалыклар

Призывникларны СВОга җибәрмәсләрме?

Иртәгә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башлана.

БР хәрби комиссариаты.
БР хәрби комиссариаты.

 Иртәгә, 1 апрельдә, хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башлана.

Ил җитәкчесе Владимир Путин запаста булмаган 18дән 30 яшькә кадәрге Русия гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру турындагы Указга кул куйды.

Документта әйтелүенчә, чакырылыш 2024 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 150 мең кешене чакыру планлаштырыла.

Бүген хәрби хезмәткә чакырылучыларны һәм аларның туганнарын борчыган төп сорау – яшь солдатларны махсус хәрби операциягә җибәрмәсләрме?

Бу уңайдан Русия Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Цимлянский җавап бирде. Ул яшь хәрбиләр Русиянең яңа төбәкләрендә хезмәт итмәячәк һәм махсус хәрби операциядә катнашмаячак дип аңлатты.

Ул шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучылар 12 ай хезмәт итәчәк, диде.

Чакырылучыларны җыю пунктларыннан 15 апрельдән җибәрә башлыйлар. 16 апрельдән Генштабның “туры линиясе” эшли башлый, анда белгечләр хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле мәсьәләләрне аңлатачак. Кайнар линия Мәскәү вакыты белән сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 10нан 12 сәгатькә кадәр эшләячәк.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: