Барлык яңалыклар

Машинасын тартып алганнар һәм СВОга җибәргәннәр

Бер авызыңа хуҗа була белмәгәч, ни...

Уфада күп тапкырлар исерек хәлдә руль артына утырган ирнең машинасын конфискацияләгәннәр.

Полиция һәм суд приставлары хезмәткәрләре чит ил машинасын дәүләт милкенә тапшырганнар дип хәбәр итәләр Уфаның Дәүләт автоинспекциясеннән.

Эш болай була: 2022 елның февралендә ул вакытта 35 яшь булган уфалыны “Рено Дастер” автомобилен исерек хәлдә йөрткәне өчен тоткарлыйлар. Аңа 30 мең сум штраф салалар һәм 1 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр.

Шуңа карамастан, 2023 елның апрелендә ул кабат руль артында исерек килеш тотыла. Алкотестер күрсәткече бер литр сулыш алуга 1,352 мг алкоголь тәшкил итә. Нәтиҗәдә иргә карата җинаять эше кузгатыла.

Суд уфалыга 120 сәгать мәҗбүри эш һәм ике елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында хөкем карары чыгара. Ә машинасы конфискацияләнә.

Күптән түгел суд приставларлары парковкада сакланган машинаны тартып алганнар һәм махсус хәрби операциягә җибәргәннәр.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: