Барлык яңалыклар

Шулай да була икән!

Ерткычлар да бер-берсенә ярдәм итә. Ә кешеләр?

Шулай да була икән!
Шулай да була икән!

Ерткычлар да бер-берсенә ярдәм итә. Ә кешеләр?

 

Хайваннар арасында табигать кануннары саклана икән. Ә менә кешеләр арасында?..

Бу видеоны сабыр гына, ахырына кадәр карарга тәкъдим итәбез, дуслар.  Акула дигән ерткычның бу изгелен аңлатып бетерерлек түгел кебек...

Акула кадәр акула, тагын инде без, кешеләрнең  ваемсызлыгы сәбәпле, бәлагә тарыган ташбаканы кешеләргә китерә.  Ерткыч балык ташбаканы (яраткан ризыгын) ашамый. Теле булса, “ярдәм итегез” дияр иде.

Акула ташбаканы көймәгә  салырга тырыша. Ярый экипаж аңлап алып, ярдәмгә ашыга. Бичара ташбака, шулкадәр буылган, нишләп моңарчы үлми торган. Пластмасс бау аның муенын кисеп кергән...Акула аны кызганган, кешеләр ярдәм итә аласын белгән! Нинди акыллы ерткыч бит, уйлап карагыз әле.

Табигатьтә мондый хәлләр дә була икән. Акула ташбакага ярдәм итте. Шуның белән безгә – кешеләргә нинди үрнәк күрсәтә. Акулалар, ул кадәр дә ерткыч түгелләр икән...

Сез ниләр уйлыйсыздыр, дуслар, миндә авыр чагыштыру тойгылары  туды – СВО зонасында  ярдәмгә мохтаҗ яралы егетләребезне атып киткән вәхшиләр тагын искә төште...

Фото:ВКонтакте

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: