Барлык яңалыклар

Үлем җәзасын кайтарырга кирәкме?

“Крокус Сити Холл”да булган теракт бу хакта уйланырга мәҗбүр итә. 

9111.ru
9111.ru

“Крокус Сити Холл”да булган теракттан соң югары җәзаны кайтару турында бәхәсләр яңадан башланды.

Иң беренчеләрдән булып Русия Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев үлем җәзасын кайтару кирәклеге турында әйтте.

Бүген Дәүләт Думасының беренче пленар утырышында да әлеге мәсьәлә күтәрелде.  

– Фракция җитәкчеләренең чыгышларында үлем җәзасын кире кайтару турында тәкъдимнәр яңгырады, – диде Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин. – Безнең Конституциядә дә, җинаять законнарында да беркем дә үлем җәзасын гамәлдән чыгармады. Конституция судының карары белән мондый хөкемнәрне чыгару кичектерелде генә (1999 елдан).

Шуңа үлем җәзасын кире кайтару яки кире кайтармау турында бернинди референдумнар кирәкми, бу мәсьәлә буенча Конституция судының карары булу да җитә, дип аңлатты Володин.

– Конституция суды карары Европа советы алдындагы халыкара йөкләмәләрне үтәү өчен кабул ителгән иде. Әмма без Европа советыннан чыктык, шуңа күрә бу тема фикер алышуны таләп итә, – диде Володин.

Нәтиҗәдә ул махсус эшче төркем булдырырга тәкъдим итте. Бу төркем үлем җәзасын куллануга һәм миграция сәясәтен яхшыртуга карата законнарны анализлау белән шөгыльләнәчәк. Аны парламент вице-спикеры Ирина Яровая җитәкләячәк.

Ә сез ничек уйлыйсыз: үлем җәзасын кайтырырга кирәкме?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: