Барлык яңалыклар

Ел укытучысы-2024. Дүртенче тур

Әз булса, тиз кими.  

Ел укытучысы-2024. Дүртенче тур
Ел укытучысы-2024. Дүртенче тур

Әз булса, тиз кими.

 

Татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” республика конкурсы ахырына якынлаша.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогия университетында бүген бәйгенең өченче туры узды. Кичә хәбәр итүебезчә, анда 8 конкурсантның 5се үткән иде.

“Укытучы-остаз” дип аталган өченче турда мөгаллимәләр Башкортстан Мәгариф министрлыгы вәкилләре, галим-педагоглар, студентлар, журналистлар, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең сорауларына җавап бирде.

 Бүген бик үзенчәлекле сораулар булды, алар махсус операция барган төбәкләрдә хәрби хезмәттә булган якташ-яугирләр тарафыннан да яңгырады. Бу ярышта татар теле һәм әдәбияты буенча өченче турга үткән 5 конкурсант “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Башкортстанның ел укытучысы”, “Яшь укытучы” конкурсларында иң күп баллар җыйган бишешәр көндәше белән (барлыгы – 15) бәйгегә чыкты. Бу сынау рус телендә барды. Әмма безнең кызлар сынатамы инде. Ул гына да түгел, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.

Римма Арсланова (Туймазы районы, Райман мәктәбе) һәм Зәлифә Хафизова (Бишбүләк районы, Фатих Кәрим исемендәге Ает мәктәбе) тирән белем үрнәкләре күрсәтеп, гомум баллар саны буенча бәйгенең дүртенче турына үттеләр.

Иртәгә конкурсантларны “Министр белән сөйләшү” дигән бәйге көтә. Анда инде остазлар Татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” даны өчен көч сынашачак. Әйе, көчергәнешле ярыш булыр, мөгаен. Быел бу сынау турга ике генә укытучы калды. Бер яклап җиңелрәктер дә, икенче яклап анализласаң, кыенрак булып тора. Нибары сигез генә укытучының катнашуын белү сәеррәк тоелды. Катнашучылар әз булгач, сынау артлы сынау үтеп тиз кимеп тә киттеләр. Әмма “аз булсак та, тельняшкадабыз” дигәндәй, бу фидакарь остазлар конкурсны күтәрде. Без аларга уңышлар телибез.

Чыганак: “Тулпар” журналы.

Фото: Руслан Сөләймановтан.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: