Барлык яңалыклар

Йә, хода, ник без шундый беркатлыбыз!

Хатын шикләнеп моны иренә сөйләгән.

Йә, хода, ник без шундый беркатлыбыз!
Йә, хода, ник без шундый беркатлыбыз!

Үткән тәүлекләрдә республикада яшәүчеләр мошенникларга 1,5 миллион сумнан күбрәк акчаларын биргәннәр. Шул сәбәпле республика эчке эшләр органнарына 18 мөрәҗәгать килгән.
Уфаның 4 нче санлы полиция бүлегенә шәһәрнең уку йортлары берсенең 75 яшьлек психология преподавателе мөрәҗәгать иткән. Телефонына, имеш тә җитәкчесеннән диеп, хәбәр килгән.Тиздән сиңа хокук сагы органнары хезмәткәрләре шалтыратачак дигәннәр. Персонал мәгълүматларың читләргә мәгълүм булды дип шалтыратучы аферистларга ышанган әбекәй. Аннары ул "белгечләр" күрсәтмәсенә буенча банкка кредит алырга киткән. 600 мең сум акча алып телефон аша әйтелгән акча исәбенә күчергән.
Яңавыл һәм Кыйгы районнарында яшәүчеләр дә акчаларын саклау сылтамасы астында мошенниклар ятмәсенә эләккәннәр. Ялган банк хезмәткәрләре аларның банк исәпләренә керүләрен һәм тиз арада мошенникларның гамәлләрен кире кагарга кирәклеген әйткәннәр. Телефондагы кеше үзенең ярдәмен тәкъдим иткән һәм каза күрүчеләргә телефон экраны функцияләрен кабызырга кушкан. "Белгеч"кә ышанган хатыннар аның күрсәтмәләрен үтәгәннәр. Шалтыратучының даими контроле астында булган Кыйгы районыннан 43 яшьлек хатын 619 мең сумга кредит рәсмиләштергән. Яңавыл районыннан 36 яшьлек хатын исә 980 мең сум күләмендә кредит алган һәм мошенник күрсәткән акча исәбенә күчергән.
27 яшьлек уфалы хатын исә тормыш иптәшенең уяулыгы аркасында 500 мең сум күләмендәге акчасын саклап кала алган. Аңа үзләрен хокук сагы органнарыннан һәм банктан дип таныштырып, шалтыратканнар. Шалтыратучылар акча күчерүне кире кагу өчен кредит алырга кирәк дигәннәр. Хатын шикләнеп бу сөйләшүне иренә сөйләгән. Ире исә аңа мошенниклар белән сөйләшүен аңлатып биргән.
Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Хөрмәтле иптәшләр! Ник сез таныш булмаган кешеләргә акчалар күчерәсез? Җитмәсә, баш әйләндергеч зур суммаларда! Таныш булмаган кешеләр сезгә игелек эшли дип көтәсезме? Бушлай сырның капканда гына булуын аңларга вакыт, югыйсә. Таныш булмаганнар шалтыратса, аларның юха теленә ышанып телефон аша сөйләшмәгез, тәкъдимнәренә ышанмагыз. Хәбәрдар һәм уяу булу - мошенникларга каршы иң яхшы корал! Шуны онытмагыз!

Фото: moneyman.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: