Барлык яңалыклар

"Куркыныч булдымы?" – дип сорыйм. Дәшми, елмая, ә күзләре моңсу..."

Кыйгы районы башлыгы Зөһрә Гордиенко СВОда катнашкан энесе турында сөйләгән.

https://vk.com/id306580157
https://vk.com/id306580157

Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко үзенең “Вконтакте” битенә махсус хәрби операциядә катнашкан энесе турында узган атнада язма урнаштырган иде.

“Кичә төнлә энем кайтты. Ул берничә транспортны алмаштырып, электричка һәм такси белән кайтып җитте. Русия армиясе, һава-десант гаскәрләре офицеры, күп бәйге буенча спорт мастеры кандидаты, махсус хәрби операция ветераны.

Барысы да башланган вакытта ул миңа: “Апа, телевизор карама, чынлыкта барысы да катлаулырак”, – дип язган иде.

Аннары авыр яраланды һәм ярты ел реабилитация үтә. Нәтиҗәдә, 35 яшькә инвалидлык һәм Батырлык ордены.

 – Куркыныч булдымы? – дип сорыйм. Дәшми, елмая, ә күзләре моңсу...

Күп егетләрне, дусларын югалткан. Аларның әниләренең күзләренә каравы бик авыр, ди...

Сугышчыларга ярдәм турында сөйләде. Безнең армия барысы белән дә тәэмин ителгән. Әмма күчмә мунчалар, җитәрлек күләмдә маскировкалау челтәрләре, төзелеш материаллары һәм башка көндәлек әйберләр кирәк. Квадрокоптерлар, оптик прицеллар, тепловизорлар да артык була алмый. Чөнки сугыш барган урыннарда материалларны саклап калу мөмкин түгел. Ә иң мөһиме – туган җирдән килгән җылылык һәм сәламнәр.

Озак сөйләштек, фикерләштек, хатирәләрне барладык, хыялландык һәм тын тордык. Иң мөһиме – ул исән”, – дип хисләре белән уртаклашкан район җитәкчесе.

https://vk.com/id306580157
https://vk.com/id306580157
https://vk.com/id306580157
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: