Барлык яңалыклар

Күзләрем күргәндә, бармакларым йөргәндә...

Иске Казанчыда бер апа бар...    

Күзләрем күргәндә, бармакларым йөргәндә...
Күзләрем күргәндә, бармакларым йөргәндә...

Иске Казанчыда бер апа бар...

 

Вәсилә апа Сафинаны бу эшкә кем мәҗбүр иткән, дияр, кемдер, фотосурәтләргә карап. Ә беркем дә кушмаган, 82 яшьлек апабыз бөтен йөрәк җылысын салып, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребезгә көннәр буе оекбашлар бәйли.

Бу хәлләр башлангач та,  Вәсилә апа егетләргә ничек ярдәм итәргә дип уйлана.

Шуннан кулыннан килгән эш иң яхшы ярдәм булыр, дип, оекбашлар бәйли башлый. Инде апабыз әллә ничә дистә пар оекбашлар бәйләп,  гуманитар йөк белән  аларны солдат егетләребезгә озаткан.  Ә һәр оекбашның эчендә догалар, изге теләкләр. Вәсилә апа бу көннәрдә дә чираттагы посылка өчен оекбашлар өлгертү өчен көн дә кулына бәйләмен ала.

Вәсилә  Бәдрислам кызы үзе дә сугыш чоры баласы. Аның авырлыкларын сабый йөрәге белән татыган буын вәкиле.  Шуңа да апабыз көн, дими, төн дими, – эштә.

  • Күзләрем күргәндә, бармакларым йөргәндә, бөтен йөрәк җылымны

салып, мин солдат улларыма оекбашлар бәйләячәкмен.  Белсеннәр, без аларның исән-сау кайтуын телибез. Гаиләләре белән көтәбез. Без аларны бик яратабыз, ди Вәсилә апа Сафина.

Изгелекләрегез үзегезгә мең саваплар булып кайтсын, Вәсилә апа. Сау-сәламәт булыгыз.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: