Барлык яңалыклар

Республикага нинди социаль проектлар кирәк?

Коммерцияле булмаган оешмалар өчен Башкортстан Башлыгы грантларына гаризалар кабул итү башланды.

strategy24.ru
strategy24.ru

2024 елда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашкан һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Башкортстан Республикасы Башлыгының беренче грантлар конкурсында республиканың коммерцияле булмаган оешмалары 3 миллион сумга кадәр акча ала ала.

Конкурс бюджеты 155,3 миллион сум тәшкил итә. Бу – быел БР Башлыгының грантлар фонды үткәргән конкурслар арасында иң зурысы.

Проект социаль проблеманы хәл итәргә һәм максатчан аудиториягә ярдәм итәргә тиеш.

Мәсәлән, үткән бәйгедә “Уңыш маршруты” проектында Республика балалар клиник дәваханәсендә озак вакыт стационар дәваланучы балалар катнашты. Анда Республиканың инвалид балаларга дистанцион белем бирү үзәгенең профессиональ педагоглары файдалы дәресләр үткәрде. Һәр бала үзенә ошаган юнәлешне сайлады: робототехника, менталь арифметика, мультипликация, 3D-модельләү, блогер мәктәбе, шахмат, шашка, тиз уку, сынлы сәнгать. Яшүсмерләр өчен һөнәри юнәлеш бирү очрашулар оештырылды.

Республика өчен өстенлекле проектлар турында БР Башлыгының Грантлар фонды конкурс комиссиясе рәисе урынбасары Зөлфия Гайсина: “Русия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә – Гаилә елы, ә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мөмкинлекләре чикле кешеләргә хәстәрлек елы дип игълан итте. Шуңа инвалид балалы гаиләләргә, инвалидларга ярдәм итүгә, аларның мәшгульлеген оештыруга, һөнәри белем алуга, уңайлы мохит, социаль инфраструктура, реабилитация һәм социализация системаларын булдыруга игътибар итү мөһим. Шулай ук социаль проектларның мөһим юнәлеше булып махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү тора",  – дип аңлатты.

Конкурска гаризалар 2024 елның 1 апреленең 17.00 сәгатенә кадәр кабул ителә.

Бәйгедә катнашу өчен коммерцияле булмаган оешма конкурсның рәсми сайтында гариза тутырырга тиеш: https://грантыглавы102.рф

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: