Барлык яңалыклар

Ничә яшьтә гаилә корырга?

Никахлашу яше елдан-ел "үсә" бара.

fishki.net
fishki.net

Башкортстанда гаилә коруның уртача яшен исәпләп чыгарганнар. Шулай итеп, ир-атларның уртача никахлашу яше – 28,8 яшь, хатын-кызларның 26,5 яшь икән. Бу хакта республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Хәзерге яшьләрнең бер өлеше рәсми никахка керергә ашыкмый. Алар язылышмый гына яшәү яклы. Ә рәсми никахның өстенлекләре күбрәк, ди белгечләр.

Милек мәсьәләләрен хәл итү

Никахта тупланган мөлкәт – уртак милек. Шулай да никахка кергәнче яисә ир яки хатынның берсенә бүләк ителгән яки мирас итеп алынган милек аның милке генә булып санала.

“Әгәр мондый тәртип сезнең гаиләгезгә ярамаса, никах килешүе төзи аласыз”, – диләр министрлыкта.

Ата-ана булу

Законлы никахта әти булуыңны исбатларга кирәкми. Әгәр никах теркәлмәгән икән, баланың әтисенә ата-ана хокукларын тану турында гариза язарга кирәк булачак.

“Никахта сез бала авырып китсә, кем больничный ала икәнлеген хәл итә аласыз”, – ди ведомство белгечләре.

Гаилә бюджеты

Ир дә, хатын да бер үк фатирга салым түләве буенча акча ала ала. Бу ипотека процентлары буенча вычетка да кагыла.

 “Балалы гаиләләр өчен дәүләт ярдәме белән кредитлар бар”, – дип аңлаталар министрлыкта.

Исегезгә төшерәбез, Президент Владимир Путин карары буенча Русиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә елында рәсми никахлар саны артыр дип ышанасы килә. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: