Барлык яңалыклар

Арпа-бодай белән генә баеп буламы?

Көзен акча санар өчен язын нәрсә чәчәргә?

chgtrk.ru
chgtrk.ru

Яз кояшы көннән-көн ныграк җылыта. Димәк, тиздән язгы сабан эшләре башланачак.

– Иртә язга әзерләнәбез. Әгәр кояш әлегедәй җылытса, 15 апрельдән дым каплауга чыга башлыйбыз, – диде хөкүмәт вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бу атнада үткән матбугат конференциясендә.

Аның әйтүенчә, кул астында нәрсә бар – шуны чәчә торган вакытлар үткән. Бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчесе чәчә башлаганчы ук көзен нәрсәне, ничек һәм күпме хакка сатачагы турында уйларга тиеш. Заманасы шундый.

“Аграрийларга маржиналь (керемгә) һәм экспортка юнәлтелгән культураларны сайларга киңәш итәбез. Мәсәлән, ясмык (чечевица). Бүген аның бәясе тоннасына 90 меңгә якын. Шулай ук борчак, соя чәчәргә була. Кузаклылар туфракны да сәламәтләндерә.

Майлы культураларны, шул исәптән рапсны, умартачылыкка зыян китермәс өчен, күп чәчә алмыйбыз. Көнбагышны 350-390 мең гектар чәчәргә планлаштырабыз. Әлегә аның бәясе күтәрелмәс дип исәп тотабыз, әмма ул – шактый уңайлы культура. Шикәрнең хакы һәрвакыт югары, шуңа чөгендер мәйданын арттырабыз.

Каты бодайның да бәясе яхшы. Әгәр арпа чәчәргә икән, сыра кайнатуда кулланыла торганы булсын. Базарда сорау булган, югары табышлы продукция җитештерергә кирәк”, – дип аңлатты аграр министр.

Гомумән алганда, быелгы сабан эшләрен башкарып чыгу өчен 25 миллиард сум акча кирәк булачак. Бу узган ел белән чагыштырганда 15-17 процентка кыйммәтрәк, диде Илшат Фазрахманов.

Республикада язгы чәчү 20-25 апрельләрдә башланыр дип күзаллана.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: