Барлык яңалыклар

Кече авиацияне ни көтә?

Кемнәрнең "кукурузник"та очканы булды? 

topkin.ru
topkin.ru

Өлкәннәр яхшы хәтерли: 1960нчы еллар башыннан 1990нчы еллар ахырына кадәр Башкортстан шәһәрләре һәм районнары арасында вертолетлар һәм самолетлар очып торды. Республикада 40тан артык аэродром һәм утырту мәйданчыклары эшләде, алардан көн саен диярлек йөзгә кадәр даими рейслар башкарылды. Районнарга халык телендә “кукурузник” исеме алган Ан-2 самолетлары һәм Ми-8 вертолетлары очты. Аэропортларында бетонлаштырылган очып китү-утырту полосасы булган Белорет, Сибай, Стәрлетамак һәм Нефтекамага рейсларны 50 урынлы турбовинтлы Ан-24 һәм реактив Як-40 очкычлары ясады.

Ни өчен элек очкычлар очып торган, хәзер юк дигән сорау килеп туа бүгенге яшьләрдә. Бу хәл берничә сәбәп белән аңлатыла. Беренчедән, ул елларда күп кенә районнарда асфальт юллар юк, кайчакта аларга һава юлы аша гына барып җитәргә мөмкин иде. Икенчедән, шәхси транспорт һәм автобуслар да сирәк, өстәвенә, алар начар юлларда еш ватыла. Һәм, өченчедән, монысы аеруча мөһим – очыш хаклары пассажирларның кесәсенә сукмасын өчен дәүләт кече авиация тармагына зур субсидияләр бирә.

Әмма 1990 елларда илдә хәлләр үзгәрә башлады. Авиация тармагына дотация кимеде, ә аннары тулысынча туктатылды. Районнарда сыйфатлы юллар төзү активлашты, халык шәхси автомобильләргә күчә башлады. Нәтиҗәдә, 2000 еллар башына Башкортстан эчендә даими пассажир авиаэлемтәләре туктатылды. Идел буе федераль округының башка төбәкләрендә дә, гомумән, Ерак Төньяк һәм Ерак Көнчыгыштан тыш, бар ил буенча шундый ук хәл иде.

Шулай да, Башкортстанда Совет чорыннан калган аэродромнар челтәре сакланып килә. Республиканың Транспорт министрлыгы мәгълүматы буенча, безнең төбәктә, Уфадан тыш, кулланыла торган алты вертодром һәм аэродром бар. (монда Әбҗәлил районында урнашкан Магнитогорск шәһәре аэропортын исәпкә алмаска кирәк). Алар Сибай, Нефтекама, Күмертау, Белорет һәм Яңа Абзак авылында урнашкан. Әмма, чынлыкта, Уфа аэропорты һәм “Первушино” шәхси аэродромы гына тиешле очу сертификациясенә ия.

Бүген кече авиация тармагында төп проблемаларның берсе – һава суднолары пассажирларны кабул итә яки төшерә һәм, иң мөһиме, сертификатланган авиаягулык сала ала торган җиһазландырылган утырту мәйданчыклары булмау. Башкортстанның мәйданы 143 мең квадрат километрга тиң, төньяктан көньякка озынлыгы – 550 километр, ә көнбатыштан көнчыгышка 430 километрга җитә. Бу территориядә 38 рәсми теркәлгән һәм вакытлыча утырту мәйданчыгы урнашкан, әмма барысында да ягулык салу мөмкинлеге юк, дип яза “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.

“Без җитди проблема белән очраштык, чөнки Ка-32 вертолеты Уфада урнашкан, ә урман янгыннарын сүндерү буенча төп эшләр Урал аръягында һәм республиканың таулы зоналарында башкарыла, – ди БР гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Кирилл Первов. –  Янгыннар аеруча күп булган Белорет, Сибай, Учалы якларына очып барып җитү өчен бер сәгать яки сәгать ярым вакыт үтә һәм ягулык запасы буенча эшкә нибары 30 минут вакыт кала. Бу мәсьәләне хәл итү өчен без биш тонналы “заправщик” сатып алдык, ул Сибайда урнашкан. Эшне нәтиҗәле дәвам итәр өчен безгә сертификатлы ягулык тутыру мөмкинлеге булган стационар вертолет мәйданчыклары кирәк. Алар санитар авиация өчен дә кирәк. Беренче чиратта без Сибай һәм Нефтекамада аэродром мәйданчыкларын тергезергә кирәк дип уйлыбыз. Аннары Белоретта, Бөредә һәм Учалыда очкычларны утырту һәм ягулык салу урыннары кирәк. Бу уңайдан күрше Татарстанның уңай тәҗрибәсе бар. Анда һәр муниципалитетта вертолет мәйданчыгы бар, аны тоту өчен җирле хакимият җаваплы”.

– Кече аэродромнар һәм утырту мәйданчыклары проблемаларының тагын бер сәбәбе – янәшәдә торак төзелү, – ди Росавиациянең Идел буе төбәкара территорияләр идарәсе начальнигы Людмила Пименова. – Әгәр зур аэропортларның торак төзелеше тыелган махсус зоналары булса, кече мәйданчыкларда мондый тыюлар юк. Шуңа бу мәсьәләне урыннарда хәл итү мөмкинлеген карарга кирәк.

Республиканың Транспорт министрлыгы да шул фикердә.

“Кече авиацияне үстерү мәсьәләсе 2030 елга кадәр Башкортостанны үстерүнең стратегик сессиясе көн тәртибенә кертелде, – ди БР Транспорт министрлыгының тимер юл, эчке су һәм һава транспорты бүлеге начальнигы Олег Гилев. – Сессия барышында Белорет, Сибай һәм Нефтекама аэродромнарын тергезү мәсьәләсе каралды. Шулай ук сертификацияле вертолет мәйданчыклары булдыру эше дәвам итәчәк. Республиканың транспорт министрлыгында кече авиацияне үстерүнең юл картасы эшләнде. Финанслау мәсьәләсе комплекслы хәл ителергә тиеш. Дәүләт субсидияләреннән тыш, дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә бизнесны актив җәлеп итәргә кирәк. Чит илләрдә аэродром өлкәсендә дәүләт еш кына норматив база гына булдыра, ә калган мәсьәләләрне бизнес хәл итә”.

Чынлап та, дөнья тәҗрибәсе күрсәтүенчә, күп кенә илләрдә кече аэропортларны шәхси авиация үстерә. Аларның күпсанлы самолетлары һәм вертолетлары шәхси очышлар өчен генә түгел, ә төрле авиаэшләрдә катнашалар һәм патрульлек итәләр, туризмны үстерәләр. Русиянең коммерцияле “зур” авиациясендә дә 1,5 мең борт очуы очраклы түгел, ә коммерцияле булмаганында – 10 мең, диләр экспертлар.

Соңгы елларда Башкортстанда да шәхси авиация үсеш ала. Уфада “Забельский” аэродромы базасында шәхси вертолетлар өчен хелипорт булдырылган, ә Кушнаренко районында “Первушино” аэродромы үсә. Анда инде 32 шәхси борт урнашкан, ә  бит 2011 елда гына аларның саны нибары өчәү иде. Аэродром исә 100дән артык кече һава судносын сыйдыра ала.

Эшләр болай барса, киләчәктә кече авиация шәхси кулларга гына калмасмы икән?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: