Уйланырга урын бар
19 март 2024, 09:15

Тренер үз-үзенә кул салган

Аңа үсмер кызларны аздыргансың, дигәннәр...

Тренер үз-үзенә кул салганТренер үз-үзенә кул салган
Тренер үз-үзенә кул салган

Уфада үзенең кул астында шөгыльләнгән үсмер кызларны  мәсхәрә итүдә шикләнелеп, тоткарланган тренер шушы көннәрдә  СИЗОда үз-үзенә кул салган.

  Хокук саклау органнарындагы  чыганак бу хәлне раслаган. Мәрхүм тренерга  12 елдан да ким булмаган колония янаган.

    57 яшьлек Константин Л. “сексуаль характерда көч куллану” һәм “бозык гамәлләр” маддәләре буенча балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаять кылуда гаепләнә. Суд процессы ябык режимда үткән.

   Тау чаңгысы спорты буенча олимпия резервы мәктәбе тренерын кызларны аздыруда шикләнәләр. Эш шунда – ике бертуган үсмер кыз  әниләренә тренерның  аларны  аздыруы турында сөйләгән. Хатын шунда ук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас