Уйланырга урын бар
13 март 2024, 05:00

Сезнең балагыз әле кайда?

Сезнең балагыз әле кайда?Сезнең балагыз әле кайда?
Сезнең балагыз әле кайда?

Көн туса, балалар югала...

 

Бу ни хәл инде, ә, көн саен тегендә - бер, монда ике бала югалган, дигән куркыныч хәбәрләр чыгып тора.  Ярый ла, исән-имин булып, табылып, кайтып керсәләр?..

«БашРегионСпас» югалган кешеләрне эзләүчеләр отряды шулай бүген югалган игезәк малайларның табылуы турында хәбәр итә.

Алты яшьллек Самир белән Ибраһим Әһлиуллиннарны эзләргә яңа төркем волонтерлар җыйганда теге ике "качкын" малай кайтып кергән.

 2017 елгы бу тиктормаслар бүген иртән өйдән чыгып киткәннәр дә, юк булганнар. Ә март иртәсе дә салкын бит, кыш кебек.  Бәхеткә “Игезәк-бизәкләр” табылган, кайдадыр йөреп килгән инде болар... Тулы мәгьлүмат бирелми. Белгәнебез шул кадәре генә. Ярый исән-саулар.

Ә сезнең балагыз әле кайда? Аның белән бар да иминме? Ходаебыз бала кайгыларыннан сакласын. 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас