Алай булса, белгеч киңәшенә колак салыгыз – балага беренче телефонны кайчан алып бирергә ярый?
Балалар психологы әти-әниләргә моңа кагылышлы киңәшләрендә болай ди:
–Телефон, аеруча смартфоннарны балага алып тоттырырга ашыкмагыз, – ди балалар психологы Наталия Дербенева.
"Беренче телефонны сатып алу өчен иң яхшы вакыт — биш-җиде яшь. Әлбәттә, бала яшьтәшләренең сенсорлы гаджетларын күреп, сездән дә шундыйны ук сорый башлаячак. Әмма беренче телефон иң гади, төймәле булса яхшырак", — ди психолог.
Гаджет баланы реаль тормыштан читләштерүче җитди сәбәп булып тора.
"Безгә консультациягә килгән барлык ата-аналар да балаларының аралашмавына зарлана, чөнки аларга телефоннарында чокыну кызыклырак. Һәм моны аңлату җиңел: телефоннар ярдәмендә без бик тиз һәм бернинди тырышлыксыз дофамин порциясен алабыз, һәм, кызганычка каршы, шундый гади ләззәткә бәйле булабыз. Моңа күнеккән бала, ял итү өчен, китапка үрелүне яки яшьтәшләре белән саф һавада йөрүне сайламаячак. Вакыт узу белән мондый тәртип аның үсешенә һәм интеллектына бик тискәре йогынты ясый”, — дип кисәтә белгеч.
Фото: abkhazian.ru