Хатын-кызга бер җылы сүз җитә...

Хатын-кызга бер җылы сүз җитә...

Хатын-кызга бер җылы сүз җитә...Хатын-кызга бер җылы сүз җитә...
Хатын-кызга бер җылы сүз җитә...

Хатын-кызга бер җылы сүз җитә...

 

Финә белән Марина бу хәлне көтмәгәннәр иде.

Уфаның Гагарин урамының 35 санлы һәм М.Рыльский урамының 13 санлы йорт тирәләрен җыештыручы бу ике хатын-кыз үзләренә ышандырылган мәйданны һәр көнне “ялт” итеп тәртипкә китереп торалар. Физик көч таләп иткән бу эшкә һәркем чыдамый да. Ә менә бу ике хатын-кыз бөтен кеше йоклаганда җиң сызганып эшлиләр, бөтен кеше алдыннан да, артыннан да җыештырып, йорт тирәләрен тазартып, без белмәгән әллә күпме авыр эшләрне намус белән башкаралар.

 Шөкер, авыр, кара эштә эшләүчеләрне хөрмәт итеп, хезмәтләрен күрүче миһырбанлы  кешеләр бар. Менә бүген, яз бәйрәме алдыннан, ике йортта яшәүче актив күршеләр берләшеп, чәчәкләр алып, Марина белән Финәне 8 март бәйрәме белән тәбрикләп, көтелмәгән шатлыкка төрделәр.

Чынлап та, алар бу авыр эштә күп вакыт үзләренең хатын-кыз булулары турында онытып торырга да мәҗбүрдер.  Кемнәрдер аларның хезмәтенә төкереп тә карамыйдыр. Әмма кешеләрдә изге сыйфатлар бетмәгән әле. Менә бу ике йортта яшәүчеләр гади хезмәт кешесенә олы хөрмәт күрсәтеп, ничек сөендерделәр, күрегез, бу кадрларны караганда күздән яшьләр килә. Авыр эштә мускуллары катып бетсә дә, бу ике гүзәл зат ­- Финә белән Марина-  нечкә күңелле нәфис затлар булып калганнар, аларның да күзләре дымланды.

 Хатын-кызлар нинди һөнәр үтәсәләр дә – хатын-кыз булып калалар. Бу хакта онытырга ярамый. Сипайловодагы бу матур гамәл башкаларны да уйландырып, киләчәктә үрнәк булсын иде.  Бәйрәм белән сезне затташлар – хатын-кызлар!

Идея, видео һәм фото авторы - Айгөл Ахунова.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас