“Ахирәт, бу төш – үлемгә ...”

Алдан хәбәр бирә торган төшләргә ышанасызмы, дуслар?

“Ахирәт, бу төш – үлемгә ...”“Ахирәт, бу төш – үлемгә ...”
“Ахирәт, бу төш – үлемгә ...”

Төшләр турында  төрлесен сөйләргә була. Берәүләр төшләрнең кайберләре  алдан хәбәр бирә дип уйлый,  икенчеләр моңа киная белән карый. Мин төшләр турында бәхәс кузгатырга теләмим, ә бары тик күп еллар элек булган бер очрак турында гына сөйләргә телим. Аны “үлем турында алдан хәбәр бирүче төш” дип атарга була.

  Ул вакытта мин 13 яшьлек малай идем. Кышкы каникулга әти-әнием мине авылга нәнәй янына кунакка җибәрде. Нәнәйнең күршесендә ахирәте яши. Алар күп еллар дус инде. Һәр кич диярлек ахирәтләр бер-берсенә кунакка йөргәннәр. Мин аларның үзара җылы, дустанә мөнәсәбәтләренә күп шаһит булдым. Алар еш кына иң яшерен серләре турында сөйләшәләр, бер-берсеннән бернәрсә дә яшерми иделәр.

   Бер кичне һава торышы бик начар булды. Урамда җил, буран, нәнәй мичкә ягып җибәрде. Без кичке ашны ашадык һәм мин җылы, иркен мич башына менеп яттым. Йокы бик тиз басты.  Ләкин мин һәрвакыт сизгер йоклыйм, шуңа күрә кемдер ишек шакыгач, шунда ук уяндым.

   Нәнәй бәйләм бәйләп утыра иде. Мондый җилле көнне кем килергә мөмкин? Ул да бик гаҗәпләнде һәм ишек ачарга китте. Тавышлар буенча мин нәнәйнең ахирте килгәнне аңладым. “Кызлар” бүлмәгә кереп, өстәл артына утырдылар. Менә шунда күрше әби үткән төнне үлем турында алдан кисәтүче төш күргәнен әйтте. Нәнәем исе китеп: “Ник алай уйлыйсың әле, ахирәт? Син нәрсәдер бутыйсың...” – диде.

    Ләкин кунак әби башын чайкады һәм ышанычлы тавыш белән болай диде: “Үлемгә! Белеп әйтәм. Бүген көн буе уйланып йөрдем, кулымнан бар нәрсәм коела. Тегеләй дә уйлап карадым, болай да. Үлемгә! Мин тиздән үләчәкмен...”

    “Телеңне корт чаккыр”, - диде аңа нәнәем, аптырап. Ул торып басты. Чәй кайнаган иде, аны касәләргә койды. Өстәлгә конфетлар һәм сушкилар тезде. Боларны күреп, мин сөйләшүнең озакка сузылачагын аңладым һәм тыңларга әзерләндем. Нәнәй ахирәтенә: “Әйдә, төшеңне сөйлә. Уйлашыйк. Нәрсәгә булырга  мөмкин? Бер баш яхшы, икәү тагын да яхшырак”, - диде.

 - Соңгы вакытта әти-әнием, балачагым, туган йортым еш кына төшкә керә башлады. Үткән төнне дә үземне туган авылымда итеп күрдем. Табигатькә караганда, май ае иде. Мин кыр буйлап яланаяк китеп барам, җилкәләмдә – матур яулык, ак матур күлмәк кигәнмен. Авылга кереп, әти-әниемнең йортына юл тотам. Өй өр-яңа, буялган. Мин капкага керәм, аннары бакчага юлланам. Алма, груша агачлары, куаклар үсеп утырган матур бакчабызда йөрим. Кошлар сайрый. Кетәклектә тавыклар кытаклый. Барысы да өндәге кебек, ахирәт. Әти-әниемне яшь чакларындагыдай итеп күрәм. Алар ишек алдында бер-берсенең кулларына тотынышып басып торалар. Яннарына килеп басам. Әни: “Кызым, нинди матур кыз булып үсеп җиттең! Әйдә, өйгә кер, бүлмәләребез күп. Хәзер безнең белән яшәячәксең. Бездә яхшы, тыныч. Син юлдан арыгансыңдыр, сиңа ял итәргә кирәк”, - ди.

      Әнием мине бүлмәләрнең берсенә алып керде. Анда якты, стеналар агартылган, тирә-юньнән рәхәтлек һәм тынычлык бөркелеп тора. Әнием караваттан япмаларны алды. Япма астындагы урын-җир шулкадәр чиста, кардай ап-ак! Әни миңа шунда ятарга һәм йокларга тәкъдим итте. Әтием белән мине бүтән беркая да җибәрмәячәкләрен әйтте. Мин караватка яттым һәм монда мәңгегә калачагымны аңладым. Шуннан соң мин уянып киттем һәм тиздән үләчәгемне аңладым. Мин үлемнән курыкмыйм. Яшәп арыдым, ялга китәргә вакыттыр, ахирәт...”

   Нәнәем авыр сулап куйды. Бу төштә бернинди сәерлек күрмәвен әйтте. Ләкин ахирәте фикереннән кире кайтырга уйламый иде. “Кызлар” тагын бераз утырдылар, сөйләштеләр, тагын чәй эчтеләр. Кунак китәргә җыенганда, нәнәй аңа: “Барысы да Аллаһ кулында”, -  дип әйтте һәм “озак яшәрсең әле” дип өстәде. Бу сөйләшүдән соң мин бик тиз йоклап киттем, һәм, дөресен генә әйткәндә, аңа зур әһәмият бирмәдем – өлкәннәрнең башына ни килмәс?

    Берничә көннән мин әти-әниемнәргә кайтып киттем.  Нәнәй белән тагын бер елдан соң гына – каникулда очраштым. Ике көн кунак булганнан соң, күрәм – нәнәйнең күрше ахирәте керми. Нәнәйдән “ник керми” дип сорыйм. Ул авыр сулап: “Үлде бит”, - диде. Менә сиңа, мә! Баксаң, ахирәте май аенда ук бакыйлыкка күчкән. “Көтмәгәндә булды барысы да, кинәт – кичен очраштык, сөйләштек, икенче көнне юк булды”, - диде нәнәй.

        Мин үткән елгы сөйләшүне искә төшердем, ләкин әбиемә бернәрсә дә әйтмәдем. Мин ул сөйләшүне бүгенге көнгә кадәр хәтерлим һәм аңлый алмыйм – бу  төш үлемгә булганмы, юкмы.

                               Артур.

Фото:  mykaleidoscope.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас