Менә алар явыз ниятләренә ирешү өчен алдауның тагын да бер төрен файдалана башлаганнар. Мисал. Уфа шәһәренең Калинин районында яшәүче хатынга билгесез кеше телефон аша үзен бизнес-үзәк хезмәткәре итеп танытып, 90 нчы елларда начар даны чыккан "МММ" финанс пирамидасына салынган акчаларын кире кайтарырга тәкъдим иткән.
Шалтыратучы вкладчикларның акчалары махсус исәптә үзләренең хуҗаларын көтеп ята, өстәвенә, компенсация дә түләчәнәк дип аңлаткан.
Комиссия, страховка һәм салымнар түләү зарур дигән тәкъдим астында булмаган компенсациягә өметләнгән пенсионерка 600 меңнән артык акчасын мошенникларга күчергән.
Мошенниклар татлы телләре белән ышандырып, юха елан сыман ышанычка керә беләләр шул. Чөнки адәм баласы нәфселе. Мошенниклар кешеләрнең әнә шул нәфсе кылларына оста итеп чиртә беләләр. Акчамны арттырам дип меңнәрчә кеше алданды һәм, полиция кисәтүләренә карамастан, алдана тора. Бушлай сыр капканда гына булуын никтер аңлыйсыбыз килми. Шунысы кызганыч...
Фото: dela.ru